Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өлкәннәр декадасында Чүпрәледә 9331 олы буын кешесенә игътибар күрсәтелде

Районда өлкәннәр декадасы булып узды. Бүген лаеклы ялда булган кешеләр өчен көтеп алган кадерле бәйрәм ул. Һәр оешма үз ветераннарын үзенчә хөрмәтли, үзенчә билгеләп үтә. Иң мөһиме - беркем дә онытылып калырга тиеш түгел. Декада чорында оештырылган чаралар турында район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова сөйләде.

-Декаданың тантаналы ачылышы 1 октябрьдә район мәдәният йортында булды. Бу көнне Өлкәннәр көне уңаеннан якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты ИлСаф үзенең эстрада төркеме белән зур концерт тәкъдим итте. Зал тутырып җәмгысе 375 өлкән буын вәкилләребез мәдәни чарада катнаштылар. Бу көнне, шулай ук, ветераннар һәм пенсионерлар арасында традицион төс алган "Иң әйбәт бакча" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

3 октябрьдә исә районда өлкәннәребез хөрмәтенә авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итеп, ярминкә үткәрелде. Шулай итеп, чагыштырмача арзан бәядән аларга мал-туарга азык, иген, яшелчә һәм башкасы, барлыгы 740 мең сумлык продукция сатылды.

Декада дәвамында 8977 пенсионерга 1 миллион 440 мең сумлык азык-төлек төрендәге иганә ярдәме тапшырылды. 222 өлкән кеше 130 500 сумлык акчалата ярдәм алды, 584 пенсионер кайнар аш белән тәкъдим ителгән төрле чарларга чакырылды. Аларның чыгымнары 127 760 сумны тәшкил итте. Гомумән, декада барышында барлыгы 9331 пенсионерга игътибар күрсәтелде, 1 258 700 сумлык чыгым күрелде.

Пенсионерларыбызның күңелләре белән картаймаулары, актив булулары сөендерә. Әлеге декада - безнең тарафтан пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга үрнәк булу өчен яхшы форсат. Шулай да олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, ә даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы