Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Олимпиада уеннарын күзәтәсезме?

Сочида узучы кышкы Олимпия уеннарында Россия җыелмасы яулаган медальләр саны тугызга җитте (13 февральгә). Дөрес, әлегә шуларның икесе генә алтын. Олимпиада медаль зачетлары буенча Россия әлегә җиденче урында бара. Беренче өчлекне Норвегия, Канада һәм Германия илләре алып бара. Германиялеләр беренче урында. Шулай да әле Олимпиада тәмамланырга вакыт һәм нәтиҗәләрне яхшыртырга...

Җәүдәт Мөдәррисов:

-Олимпиаданы карамыйча бер көн дә калдырганым юк. Ачылу тантанасы бигрәк матур эшләнгән иде. Һәр көнне нинди уеннар үткәрелә-барысында да үзебезнең спортчылар өчен җан атам. Аеруча, үзем спортның чаңгы төренә мөкиббән булганлыктан, чаңгычыларны күзәттем, кызлар сынатмады, әфәрин.

Юрий Адъютантов:

-Күңелемә күбрәк җәйге спорт уеннары якын булганлыктан, бик кызыксынып караганым юк. Аннан һәркайсын күзәтер өчен сабырлык һәм вакыт та кирәк.

Илсөяр Нуретдинова:

-Олимпиаданы, кызганычка каршы, һәр көнне карый алмыйм, чөнки күп вакытыбыз уку белән мәшгуль. Каникуллардан соң, янә студент тормышына әйләнеп кайттык. Шулай да мөмкинлек булганда нәтиҗәләрне барлап алам. Мин үзем хоккейга үлеп гашыйк, бу төрдә спортчыларыбыз сынатмаслар дип ышанып калам.

Иршат Хамидуллин:

-Әлегә барысы да бик яхшы формада түгел. Кызганыч, күп ярышларда медаль ала алмадык. Нәрсә җитми? Беренчедән, сабырлык, икенчедән, әзерлек, өченчедән, үз-үзләренә ышаныч, дүртенчедән, финиш вакытында көч һәм түземлек.

Фрида

Җәлалетдинова:

-Олимпиаданың ачылу тантанасын беткәнче карап утырдым. Бик матур булды. Бу көннәрдә әле карый алмадым. Әзрәк авырап алдым, күңелем күтәрелмәде. Ә болай үзем фигуралы шууны бик яратам.

Ирина Кукушкина:

-Дәүләт Думасы Олимпиада чорында дәресләр санын азайту тәкъдиме белән чыкты. Билгеле без, студентлар, моны хуплыйбыз һәм уеннарны күзәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кышкы олимпиада уеннары