Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Олимпиада бик үк шатландырмады

Лондонда 27 июльдә башланып 17 көн дәвам иткән ХХХ җәйге олимпия уеннары тәмамланды. Анда дөньяның иң яхшы спортчылары 37 спорт төрендә 302 комплект медаль уйнаттылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Россия командасы дүртенче урында. Әлбәттә, бу күрсәткеч 2008 елда Пекинда үткән олимпиададан начаррак. Анда без өченче идек. Шул ук вакытта, безнекеләр Пекинда 23 алтын медаль яуласа, әле - 24. Ярышның соңгы көнендә ватандашларыбыз ихтыяр көче күрсәтте. Ир-атларның волейбол буенча җыелма командасы финалда бразилиялеләрне отты. СССРдан соңгы Россия тарихында спортчылар мондый уңышка беренче тапкыр ирештеләр. Команда составында 8 уенчының һәм тренерның Казан "Зенит"чысы булуы аеруча куанычлы. Егетләр баскетбол уенында да сынатмадылар. Ярымфиналда испаннардан җиңелсәләр дә, өченче урын өчен үткән ярышта аргентиналыларны оттылар. Баскетбол буенча Россия җыелма командасы үз тарихында беренче мәртәбә бронза медальгә лаек булды. Нәфис гимнастикада төркемнәр чыгышында ватандашларыбызга тиңнәр булмады. Боксчы Егор Мехонцев финалда Әделбәк Ниязымбәтовны (Казахстан) отып, Олимпия чемпионы булды. Грек-рим көрәшендә Алан Хугаев җиңү пьедесталының беренче баскычына күтәрелде. Кичен Стартфорд стадионында Олимпиада уеннарына йомгак ясалды. 80 мең кеше мавыктыргыч тамаша карады. Россия җыелма командасы 82 медаль яулады. Пекин Олимпиадасында 72 иде. Татарстан Республикасыннан катнашкан 22 спортчының 10сы медальләр белән кайтты, шуларның 7се алтын. Афәрин, спортчыларыбызга! Моңа да карамастан, гомумнәтиҗәләр буенча шатланырга урын юк. Димәк, алдагы дүрт ел дәвамында хаталар өстендә эшләп, уңышлырак чыгыш ясарга туры киләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада