Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өчпочмаклы хатлар ни сөйли?

Чүпрәле крайны өйрәнү музеенда дистәләгән хат саклана. Мондагы хатлар татар, рус, хәтта гарәп телендә язылган.

Район музеенда сакланучы хатларның күпчелеге күчермә. Әмма араларында төп нөсхә булганнары да бар. Шундыйларның берсе, Иске Чүпрәле авылыннан Хәбибулла абый (Хабуш) Хәлиуллин хезмәт иткән часть командирының Сәүдә апага язган хаты. Әлеге хатны музейга Хәбибулла аганың тормыш иптәше Галия апа тапшырган булган.

Хатта: "Уважаемая Савде Аббазовна! Ваш сын Хабибулла в боях за социалистическую Родину против немецко-фашистких орд проявляет великое мужество, стойкость и отвагу... За проявленное мужество ваш сын награждён правительственной наградой-орденом "Красная звезда". Благодарю Вас, Савде Аббазовна, за воспитание такого бесстрашного, преданного великой Родине, сына. Командир части Балашов", диелә.

Хәбибулла абый Хәлиуллин 1924 елда туа һәм 1942 елда сугышка алына. Тыныч тормышта ул гомерен укытучылыкка багышлый. 1973 елда вафат була.

-Хатлар арасында гарәп телендә язылганы аеруча игътибарга лаек. Аның эчтәлеге белән без якташыбыз, Мәдинә шәһәре Университетының юридик факультеты студенты Марат Якупов тәрҗемәсе ярдәмендә таныша алдык, -ди район музее экскурсоводы Нәфисә Усманова.

-Хатның авторы Мостафа Шәрәфетдинов. Анда бөтен туганнарга күп сәламнәрдән соң: "Әлһәмдулилләһ, сау-сәламәт гомер кичерәмсез... үземез бер күгә торабыз, кайчанга кадәр торамыз мәгълүм түгел, бөтенебез иртәгә чыгып китәргә торамыз..." диелә.

-Кызганыч, бүгенге көнгә сугыш эченнән килгән хатларның бик сирәкләре генә сакланып калган. Чөнки элек халыкта хат саклау гадәте булмаган. Бу беренчедән, төрле ышануларга нигезләнгән булса, икенчедән хәсрәте дә, вакыты да ул булмаган.

Райондашларыбыздан өйләрендә сугыш хатлары булса, музейга китерүләрен сорыйбыз. Биредә алар еллар дәвамында тарих битләребезне барлап, яшь буынга үткәннәребезне искәртеп торачак,-ди район музее директоры Рәдиф Субаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өчпочмаклы сугыш хатлары