Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләр көнендә Чүпрәледә яшәүче Нурлеҗиан апа Халиуллованы юбилее белән котладылар

Бүгенгесе көндә ул авылда яшәүче улы Халиуллов Иршат абый һәм килене Минҗиан апа тәрбиясендә яши. 

Бүген, Әниләр көнендә Татар Шатрашаны авылында яшәүче Халиуллова Нурлеҗиан Шаһвәли кызы олуг гомер бәйрәмен-95 яшь леген билгеләп үтте. Әлеге күркәм дата һәм бәйрәм белән аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов, авылдашлары котлады.

Кунаклар Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Нурлеҗиан Шаһвәлиевна  1925 елның 29 ноябрендә Татар Шатрашаны авылында туа. Бүгенгесе көнгә кадәр туган авылында гомер кичерә. Башлангыч мәктәпне үз авылында укып, белемен Түбән Чәке авылында дәвам итә. 7 сыйныф белем алу бәхетенә ирешә. 

Матур яшүсмер, яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.  Шушы авыр елларда Нурлеҗиан апа колхоз эшенә җигелә. Печән чабу, кыр эшләре, фермада терлекләр карау, кул машинасы белән ашлык суктыру- болар барысы да сугыш чоры балаларының җилкәсенә төшкән көндәлек хезмәтләр була.

  Сугыш башлангач та Нурлеҗиан апаны үзе кебек кыз балалар белән урман кисәргә җибәрәләр. Берничә ай Кайбыч районында урман кисүдә катнаша.  Аннан Апас районынна окоп казырга җибәрәләр. Лаеш районында тимер юл салуда да катнашырга туры килә аңа.  1942 елдан авыл советында налог җыючы булып эшли башлый.

 1944 елда тормышка чыгып 7 бала тудыра. Бүгенгесе көндә авылда яшәүче улы Халиуллов Иршат абый һәм килене Минҗиан апа тәрбиясендә яши.  9 онык һәм 11 оныкчыгының уңышларына куана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев