Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләр көне уңаеннан

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә

Бөек исем

Күп балалы ана булу авырмы? Ничек барысына да өлгерергә һәм ул көч-энергияне кайдан алырга? Бу хакта биш бала әнисе, Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Олеся Наил кызы Хемницер сөйли.

– Олеся, яшь кенә булсагыз да, гаиләгездә биш бала тәрбиялисез. Әйтегез әле, күп балалы әни булу хисе нинди ул?

–  Күп балалы ана булу – зур бәхет. Минем балаларым – алар минем бөтен тормышым

–  Сез үсмер чакта күп бала тудыру турында хыяллана идегезме? Я булмаса, бу үзеннән-үзе шулай килеп чыктымы?

– Мин үзем андый күп балалы гаиләдә үсмәдем. Әмма балаларны элек тә бик ярата идем, үз балаларым булгач аларга карата мәхәббәтем артты гына. Тормыш иптәшем дә балаларга мөкиббән минем. Әгәр ул хупламаса, биш баланы бер-бер артлы тудырмаган булыр идем, билгеле.

– Балаларыгызның исемнәрен дә атасагыз иде, аларга ничә яшь һәм нәрсә белән шөгыльләнергә яраталар?

– Олысы – Николайга 14 яшь. Спортның актив төрләрен: футболны һәм чаңгыда ярышуны ярата һәм шөгыльләнә дә. Анастасиягә – 11 яшь, ул безнең тырышып-тырышып рәсем ясый – сәнгать остасы. Еленабызга – 8 яшь, аның чынлап торып шөгыле юк әле, тик шулай да соңгы вакытларда гел кәгазьдән нәрсәләрдер ясавын күзәтәбез. Иң кечкенәләребез – Миланага – 3, Камиллага – 1 яшь, уйнарга, биергә яраталар. Аларны бит хәзер мәктәптә дә төрле һөнәрләргә өйрәтәләр, кечкенәләре балалар бакчасына йөри, шулай ук, төрле күнекмәләрне анда да алалар.

–  Күп балалы гаиләдә үскән балалар бер-берсен кайгыртучан була диләр... Сез үз балаларыгызда андый сыйфатларның барлыгын тоясызмы?

– Алай аерып әйтә алмыйм инде. Барлык балалар шундыйдыр дип уйлыйм. Халык мәкале дә бит “Җан тартмаса, кан тарта”, ди. Бер ата-ана балалары булгач, бер-берсе турында кайгырту геннардан киләдер инде ул. Безнең балалар да бертуганнарның һәрберсе кебек, берсе еласа икенчесе юатырга килә, тәм-томны бөтенесенә дә бер төрлерәк алырга тырышабыз. Шулай булса да, бүлешеп тә ашыйлар әле. Ә характерлары төрле, әлбәттә. Яшькә дә карыйдыр инде – зурларының үз мәнфәгатьләре, кечерәкләр – үзләренчә.

– Балалар сезгә булышамы?

– Әлбәттә. Бездә һәркемнең  вазифасы билгеле. Кызлар савыт-саба юа, өй җыештырырга булыша. Улыбыз инде күбрәге әтисе янында кайнаша.

– Әниләргә нәрсә теләр идегез?

– Бала өчен үз әнисеннән дә матур, күркәм кеше юк.  Иң беренче чиратта, бала белән үз йөрәгегезне тыңлагыз, дияр идем. Ничә яшьтә генә булмасын, балага шәхес итеп карау да мөһим. Һәм, һәрбер әнигә Ана бәхете теләр идем, билгеле.

 

 

 

           Әниемә

Фәрештәдәй нурлы йөзле,

Йомшак куллы әнием.

Туры сүзле, саф күңелле

Кадерле кешем минем.

Рәхмәт әйтәм чын күңелдән

Әни, әнкәем минем.

Туры юлга салдың безне

Дөрес тәрбия бирдең.

Аллаһы Тәгалә бирсен сиңа

Озын гомерләреңне,

Саулык белән, әти белән

Үткәр син көннәреңне.

Син укыган хәдисләрең,

Укыган намазларың

Дөньялыкта, ахирәттә

Якты итсен тормышларны.

          Кайнанама

Ул миңа килен димәде,

Үз итеп, балам диде.

Яна өйгә чыккан чакта

Күп итеп әйбер бирде.

Ул миңа килен димәде,

Яратып, кызым диде.

Тормышның авыр чагында

Йөгереп килеп җитте.

Ул миңа килен димәде,

Бәбкәем, диеп дәште.

Дөрес киңәшләрен биреп

Йортымны ямьле итте.

Чын күңелдән рәхмәт әйтәм

Кадерле әниемә.

Кайгыны күп күрдең син,

Бирешмә, яшә генә!

Татар Бизнәсе авылы  башлангыч сыйныф укытучысы  Резидә Камалова.

            Әниемә

Әй, әнием, син бит минем

Бергенәм, бердәнберем.

Син бит минем өй түрендә

Иң матур чәчәк-гөлем.

Мин сине шундый яратам.

Син минем кояш, аем.

Кадерледән-кадерле син,

Син минем йөрәк маем.

Әни көне белән котлап

Җиткерәм рәхмәтемне.

Сәламәт бул, озак яшә

Бул син бик-бик бәхетле!

Камилә Шәрипова,  Иске Кәкерле урта мәктәбенең  4 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев