Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Музейга чын күңелдән" акциясенә йомгак ясалды

Район туган якны өйрәнү музеенда музей советы әгъзалары, ветераннар һәм "Музейга чын күңелдән" акциясендә актив катнашучылар белән берлектә очрашу үтте.

Башлап кунаклар музейның экспозицияләре, экспонатлар белән таныштылар. Аннан соң очрашу пленар өлеш белән дәвам итте. Музей директоры Рәдиф Субаев килгән кунаклар алдында чыгыш ясап, 2013 елда музейның эшчәнлеге һәм 2014 елга бурычларга тукталды. Райондашларыбыз инде хәбәрдәр, үткән елда район музее капиталь төзекләндерү үткәрелгән яңа бинага күчкән иде. Бинаның музейга бирелгән заллары зур, якты. Бүгенге көндә биредә экспонатларның һәрберсе үз урынында стеллажларга тәртипләп төзеп куелган. Үткән елда музей хезмәткәрләре республика күләмендә үткәрелгән программаларда катнашып, ике Грантка ия булганнар. Аннан соң үткән елның ноябрь-декабрь айлары барышында район туган як музеенда "Музейга чын күңелдән" акциясе үтте. Әлеге акция безнең районның мәдәни-тарихи мирасын барлау, саклау һәм пропагандалау кысаларында игълан ителгән иде. Акция барышында музейга райондашларыбыз тарафыннан 60тан артык экспонат тапшырылган. Аларның һәркайсы тарихи кыйммәткә ия. Алар районыбызда, гомумән, төбәгебездә яшәүче кешеләр, аларның көнкүрешләре, һөнәрләре турында сөйлиләр. Ә безнең районнан чыккан һәм аның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләребез шактый. Болар- галимнәр, Советлар Союзы, Социалистик хезмәт, Россия Федерациясе Геройлары, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, актерлар һәм башкалар.

Очрашуда катнашкан Флера Хисметова, Фрида Хафизова, Фиркать Хәлимов, Рамилә Әбдриева, Данир Шәрәфетдинов, Фиркать Җәлалов, Сания Шәрәпова үзләренең чыгышларында һәркайсы музейны яңа бинага күчерү мөмкинлеге тапкан һәм һәрдаим ярдәм кулы сузып килүче район җитәкчесе Александр Шадриковка олы рәхмәтләрен белдерде.

Агымдагы ел мәдәният елы белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек елы да. Әлеге тема район ветераннар Советы рәисе Фиркать Җәлалов чыгышында да күтәрелде һәм музей белән берлектә чаралар үткәрү мөһимлеге ассызыкланды.

Очрашу ахырында "Музейга чын күңелдән" акциясенә нәтиҗә ясалды һәм анда актив катнашканнар музей дирекциясе тарафыннан бүләкләнделәр.

Район музее һәм музей советы директоры Рәдиф Субаев:

Реклама

-"Музейга чын күңелдән" акциясендә актив катнашкан Городище, Яңа Чокалы, Уби, Түбән Чәке, Яңа Элмәле мәктәпләренә, Фрида һәм Фаридон Хафизовларга, аларның оныклары, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ильяска, Рөстәм Әбдриевка (Иске Шәйморза), Фиркать Хәлимовка (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе педагог-оештыручысы), Әнүзә Шәрипзяновага, Флера Хисмәтовага, Николай Кузьминга, Рәхимҗан Хәйрулловка, Рафаиль Субаевка олы рәхмәтлебез.

Фрида Хафизова (пенсионер):

-Моннан берничә еллар элек Апас районындагы музейда булырга туры килгән иде. Ул чакта Апастагы музейның уңай шартларын күреп, үзебезнең район музее өчен йөрәгебез әрнегән иде. Инде менә район тарихын чагылдырган музеебызның шундый җайлы, матур бинага урнашуына күңел сөенә. Район җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүзебез юк.

Әнүзә Шәрипзянова (күренекле язучыбыз Шәрәф Мөдәрриснең туганы):

-Минем Шәрәф абыемны да онытмаганнар, күргәзмәсен оештырганнар. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Агымдагы елда абыйның 95 яшьлек юбилее үтәчәк. Кызы Әлфия апа да туган якларга кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музейда очрашу