Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мөмкинлекләр тулысынча файдаланылсын иде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ун аенда район буенча 18841 тонна (бер сыерга 4061 кг туры килә) сөт савылып, шуның 16505 тоннасы (бер сыерга 3557 кг) сатылган. Район буенча көненә уртача 57,7 тонна сөт җитештерелгән.

Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тоннага артык (үткән ел 54,7 тонна иде). Бер сыерга район буенча уртача 12,4 кг. сөт савыла.

Маллардан продукция җитештерүдә үткән еллардагы кебек үк "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять терлекчеләре алда баралар. Биредә азыкның күләменә түгел, ә аның сыйфатлы һәм минераль өстәмәләргә бай булуына күбрәк игътибар бирелә. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәсе дә бар, бер сыердан көненә уртача 23 кг. сөт савалар. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә быелгы азыкның муллылыгыннан нәтиҗәле файдаланып, савым сыерлардан продукция җитештерүне сизелерлек арттырдылар. Бүгенге көндә биредә бер сыерга туры килгән көнлек уртача савым 16,4 кг.ны тәшкил итә. Район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре өчен шартлар бер үк төрле булуга да карамастан, кайбер хуҗалыкларда сөт саву күләмен арттыру мәсьәләсенә игътибар аз бирелә. Югыйсә, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә (үткән ел биредә бер сыерга 8,3 кг сөт сауганнар), "Шәйморза" хуҗалыгында бер сыерга 7,9шар кг сөт савуларын ничек аңлатырга соң?

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында Борындык он заводыннан терлекләрнең организмына кирәк булган бөтен төр микро һәм макроэлементлар кертелгән катнашазык кайтартып рационнарына кушып ашату нәтиҗәсендә, үткән ел белән чагыштырганда, сөт саву күләмен арттыруга ирешәләр.

Хәзерге вакытта җир өстендә кагатларга салынган шикәр чөгендерен Буа һәм "Цильна" шикәр заводларына ташудан тыш башка төр кыр эшләре төгәлләнде дисәк тә ярый. Шуңа да хуҗалыкларда терлекчелеккә ныграк игътибар биреп, сөт саву күләмен арттыру төп бурычларның берсе булып кала. Ә моның өчен исә барлык мөмкинлекләр дә бар: печән, силос һәм сенаж кебек терлек азыклары үзвакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләнде, хәзерге вакытта жом һәм патоканы хуҗалыклар кайтарып тора. Терлекчеләрдән һәм җаваплы белгечләрдән бары тик нәтиҗәле хезмәт кенә таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт саву