Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мөгаллимәләр ярышты

Бүген илебездә 6000 тел бар дип исәпләнә. Халыкларның телләрен саклап калу максатыннан хөкүмәт тарафыннан күп төрле чаралар үткәрелә, карарлар кабул ителә.

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында тел укытучылары бәйгесе уздырылды.

-Район күләмендә әлеге бәйге быел өченче тапкыр үтә. Шуның соңгы ике елында ул районда ике милләт вәкилләре яшәвен исәпкә алып, татар һәм чуваш теле укытучыларының эш тәҗрибәләрен күрсәтүне күздә тота,-ди район мәгариф бүлеге хезмәткәре, жюри әгъзасы Светлана Антипова.

Бәйгедә катнашучылар Миләүшә Рәкыйпова (Матак урта мәктәбе), Валентина Петрова (Чуваш Чүпрәлесе), Надежда Сердцева (Уби), Вера Портнова (Городище), Илсөяр Хәлиуллина (Зур Чынлы) һәм Флера Яруллина (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) өч төп бирем аша үтәргә тиеш иделәр. Шуның беренчесе-өй эше, икенчесе-"Мастер-класс", өченчесе "Минем методик табышларым" хакында 5 минутлык чыгыш иде. Тел укытучылары өй эше итеп тәкъдим иткән үзтәкъдирнамәләрендә һәркайсы методик эш алымнарын, сыйныф сәгатьләрен, тәҗрибәләрен, сәләтләрен барлап, аларны слайдлар аша тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең "Мастер-класс" өлеше татар теле, әдәбияты һәм чуваш теле, әдәбияты укытучыларының тәҗрибәләрен, осталыкларын, аудитория алдында югалып калмауларын, инновацион эшчәнлек белән нидәрәҗәдә шөгыльләнүләрен күр-сәтте. Укытучылар бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен яктыртырга тырыштылар. Биредә Универсиада, спорт темалары, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, лирик геройларның хис-кичерешләрен шигырь юллары аша ачыклау-барысына да урын бирелгән иде. "Күркәм холык-бәхеткә ачкыч", "Язмыштан узмыш юк" һ.б мәкальләрнең мәгънәләре анализланды.

Тел укытучыларының ни өчен нәкъ менә мөгаллимлек юлын сайлаулары хакында уйланулары "Минем методик табышларым" аша җиткерелде. Илсөяр Хәлиуллина:

-Мәктәп тормышы белән яшәвемнең никадәр мөһимлеген еллар үткән саен, янәшәмә килеп баскан укучыларым тарафыннан әйтелгән рәхмәт сүзе аша аңлыйм,-диде.

Чыннан да, бу көнне мөгаллимәләрнең чын күңелдән, бирелеп хезмәт итүләрен йөз чалымыннан, хәрәкәтеннән, адымнарыннан да күрергә мөмкин иде. Шуңа да бәйгегә иң-иңнәр сайлап алынуы да бәхәссез.

Нәтиҗә ясап, жюри комиссиясе бәйгенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында урыннарны түбәндәгечә билгеләде: Флера Яруллина - I, Илсөяр Хәлиуллина- II, Миләүшә Рәкыйпова-III; чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары арасында: Надежда Сердцева-I, Валентина Петрова-II, Вера Портнова-III.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге