Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәледә яшәүче Миркасыймовлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Яшьлектә табышып-кавышкан яры белән пар булып гомер итү бөтен кеше бәхетенә дә язмаган. Ә менә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Резудә апа һәм Мирзасалих абый Миркасыймовлар шушы көннәрдә үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Мирзасалих абый өчен бәйрәм икеләтә тантаналы, аның әле гомер бәйрәме дә.

60 ел бергә гомер кичереп, олыгайган көндә «Бабаем», «Әбием» дип бер-береңә назлап эндәшү өчен мәхәббәтнең көчле булуы кирәкме, әллә тагын берәр сере бармы? Әлегә сорауга җавап табу Миркасыймовлар гаиләсендә бик җиңел. Никах юбилейларын котларга дип килгәч, Мирзасалих абыйның Резудә апага ягымлы итеп "Әнисе кайсы ягыма утырасың?" дип ягымлы итеп эндәшүе генә дә күп нәрсәләр турында сөйли.

1954 елда ике яшь йөрәк бер-беренә ныклы вәгъдәләр биреп гаилә коралар. Миркасыймовлар гаиләсе Мөслим районыннан, икесе дә бер авылдан, бер мәктәптә белем алалар. Яшьлек дәрте аларны илебезнең күп кенә, таныш булмаган чит җирләрендә йөртә. Моның сәбәбе, Мирзасалих абыйның хәрби һөнәрле булуында. Ә Резудә апа декабрист хатыннар сыман, иреннән дә бер адым да калмый. Кайда гына булсалар да, тигез мәхәббәтләре көч бирә, сынауларда сындырмый. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген игелекле балаларыннан рәхим-шәфкать күреп, биш оныкларына, дүрт оныкчыкларына куанып гомер йомгагын сүтәләр.

Бәхетле картлыкларын Чүпрәледә уздыруның да сәбәбе бар. Кызлары Рузалия мишәр егете Илдарга тормышка чыгып, бирегә кайталар, алар озак еллар район үзәк хастаханәсендә хезмәт итеп, чүпрәлеләрнең сәламәтлеге сагында торалар. Сигез ел элек хезмәт юллары Түбән Кама белән бәйләнгәч, әти-әниләрен бирегә, нигезләренә кайтырга сорыйлар.

Юбилярны котларга дип килгәч, район ЗАГС бүлеге началнигы Гөлсирә ханым Галләмова белән әлеге сөйкемле пардан бәхетле гаилә серләре белән кызыксынмый булдыра алмадык. "Инде бу яшьтә "яратам" дип бер-беребезне сөешеп утырмасак та, көннән-көн кадеребезне белеп яшибез. Йөрәктәге мәхәббәт суынмый икән. Яшь барган саен аның тойгысы гына үзгәрә",- ди Резудә апа.

Йорларындагы, өйләрендәге гүзәллеккә, пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел. Бакчадагы гөлләр инде кышы йокыга талса да, өйдәгеләре шау чәчәкләргә күмелеп утыра.

"Оясында ни күрсә, очканында шул була", диләр, хак сүзләр. Мркасыймовларның узган тормыш юлы балаларына гына түгел, гомумән, яшьләргә дә үрнәк, өлге булсын иде. Бриллиант туйлары уңаеннан аларга Гөлсирә Галлямова Озынгомерлелек сертификаты һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бриллиант туй