Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Минем әни-дөньяви"-район мәдәният йортында шушы исем астында бәйге үтте

Район мәдәният йортында тәрбиягә балалар алып үстерүче гаиләләр арасында "Минем әни-дөньяви" дип исемләнгән бәйге үтте.

"Бишектәге бишкә төрләнә", ди халык мәкале. Чынлап та, сабый дөньяга килгән минуттан алып, аннан шәхес тәрбияләп үстергәнче, "кеше иткәнче" ата-анага күп көя куярга туры килә. Әгәр бала бу гаиләдә тумаган, шушы кечкенә генә гомерендә үз ата-анасыннан җәберләнергә өлгергән, өендә тынычлык, кайгырту тою түгел, хәтта рәтләп тамагы да туймаган, кыерсытылган җан булса? Аның күңелен ничек яуларга, аңа ничек һәм нинди тәрбия бирергә? Катлаулы сораулар, әлбәттә.

Бәйгедә катнашкан алты гаилә: Борындыктан-Егоровлар, Убидан-Красновлар, Ярухиннар, Андреевлар, Чуваш Бизнәсеннән Саиткиннар, Каракитә авылыннан Идрисовлар әлеге сорауларга булган җавапларын "Минем гаиләм" дигән презентация-слайд аша сурәтләделәр. Андагы фотографияләрдә аларның көнкүреше, бәйрәмнәре, ял итүләре, спорт белән шөгыльләнүләре ачык чагылыш тапкан иде. Һәркайсының ахыры "Без бәхетле" дигән сүзләр белән тәмамланды. Гаиләләрнең чыгышы залда утыручыларның күзләрен чылатырга мәҗбүр итте.

Чараның "Минем әни-дөньви" дип исемләнүе дә тикмәгә түгел. Чыннан да үзенекләр янына чит-ят нарасыен сыйдырырга күпләр батырчылык итми. Бу хакта жюри рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов:

-Бүген биредә хөрмәткә ия гаиләләр, олы йөрәкле әниләр җыелган. Сезнең алдыгызда баш иябез, исәнлек, гаилә бәхете, телибез,-диде.

-Гаиләбезгә бала алырга Казан шәһәренә баргач, чабып йөрүче бер малайга күзебез төште. Муеныбызга килеп сарылыды ул. Нәкъ аны алырга карар кылгач: "Безне аермагызчы, зинһар, минем бит әле сеңелем дә бар, диде". Шуннан без уллы һәм кызлы булып кайттык, -диләр Идрисовлар.

Әйе, һәр гаиләнең үз тарихы, үз тормышы. Бәйгедә әниләр генә түгел, әтиләргә дә ярышырга туры килде. Алар ашка бәрәңге әрчеделәр. Ә сәнгать номерлары һәр гаиләнең сәләтен барлады.

Әниләрнең һәркайсы номинация буенча бүләкләнде. Бу көнне җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады. Хәер, тормыш бизмәнендә алар болай да җиңүчеләр рәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбиягә балалар алып үстерүче гаиләләр