Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 1000гә якын сугыш һәм тыл ветеранына "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" медале тапшырылачак

21 февральдән Татарстанда сугыш һәм тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" исемле юбилей медальләрен тапшыру башлана.

Әлеге бүләкне тапшыру Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә башкарыла.

Татарстанда ветераннарны беренче бүләкләү тантанасы Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Аннан соң мондый чаралар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үткәреләчәк.

Бүгенге көндә Татарстанда 79 меңнән артык сугыш һәм тыл ветераны яши. Чүпрәледә исә мондый медаль 1000гә якын кешегә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль Бөек Җиңүгә 70 ел сугыш һәм тыл ветераны