Мәүлид бәйрәме җитә
Мөселманнар бу көннәрдә зур бәйрәм - Мәүлид кичәсен билгеләп үтәчәк.
Мәүлид - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган көне.
Пәйгамбәребезнең туган вакыты милади исәпнең 571 елына туры килә. Мәүлид - рабигыләүвәл аеның (быел милади буенча 12 нче январьдан 13енә каршы кичкә туры килә) 11-12нче көннәре арасындагы кичә.
Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә ( с . г. в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез ( с . г. в.) туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе - бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.
Шушы күркәм Мәүлид кичәсендә шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә ( с . г. в.) багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. Барчабызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! - ди Иске Чүпрәле авылы имамы Әмир Аббазов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев