Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Матурлык һәм гүзәллек дөньясында

ТРда "Киләчәк" мәгариф үсеше стратегиясен тормышка ашыру һәм укучыларда китап укуга карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Җанлы классика" дип исемләнгән яшь башкаручыларның Бөтенроссия конкурсының региональ этабын игълан иткән иде.

Февраль башында конкурсның башлангыч этабы район мәктәпләрендә оештырылды. 14 февральдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында аның икенче - муниципаль туры үтте. Анда 11 мәктәптән 15 укучы: Түбән Чәке урта мәктәбеннән Анастасия Вирьялова, Городище урта мәктәбеннән Ангелина Большакова, Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Дилә Хаярова, Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән Дарья Зайцева, Уби урта мәктәбеннән Эльза Цыфаркина, Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Рәсим Фәтхуллин, Алсу Асадуллина, Матак урта мәктәбеннән Диана Мердеева, Зур Аксу урта мәктәбеннән Марина Юманова, Яңа Элмәле урта мәктәбеннән Ольга Великанова, Зур Чынлы урта мәктәбеннән Эльвира Тукаева, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Адель Нуруллин, Динә Ахсянова, Артур Фәизов, Альмира Вәлиәхмәтова катнашты. Конкурсантларның чыгышлары жюри тарафыннан 10 баллы шкала буенча бәяләнде.

Конкурс таләпләре буенча биредә 11-12 яшьлек 5-6 сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар рус һәм чит ил әдәбияте классикларының әсәрләреннән өзекләрне яттан өйрәнгәннәр иде. "Җанлы классика" конкурсы районда беренче тапкыр гына үткәрелүгә дә карамастан, ул югары дәрәҗәдә оештырылган һәм, әйтергә кирәк, укучылар конкурска ныклап әзерләнгәннәр, әсәрдә күрсәтелгән чорга карата декорацияләр, костюмнар әзерләүләре дә моңа бер дәлил булып тора. Аннан соң укучылар үз чыгышларында укылган өзекләрдәге образ-геройларның "эченә кереп", алар белән бергә шатландылар, кайгырдылар, ягъни аларны тулысынча ачып бирә алдылар. Моңа, әлбәттә, аларның әсәр өзекләрен дөрес сайланган музыка белән башкарулары да нык ярдәм итте. Гомумән, конкурсантларның чыгышлары бик кызыклы һәм үзенчәлекле иде. Жюрига да алар арасыннан җиңүчене сайлап алу кыен булды. Әмма ни генә булмасын, конкурс булгач аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Нәтиҗәләр буенча, Диана Мердеева, Алсу Асадуллина, Эльвира Тукаева-III, Эльза Цыфаркина, Динә Ахсянова-II урыннарны бүлештеләр. Альмира Вәлиәхмәтова I урынны яулады һәм 23 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә үтәчәк региональ турда катнашуга юллама алды.

Бүген балаларыбыз бар дөньяларын онытып компьютер алдында утыралар. Ә менә мондый конкурслар исә аларны әсәрләр укуга тартырга, китапка карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Әдәби әсәрләр уку конкурслары һәр мәктәптә традициягә әйләнсен иде. Бу һәр укытучының, укучының конкурс барышында яңгыраган теләге. Чөнки матур әдәбият укып тәрбияләнгән баланың күңелендә начарлыкка урын калмый, тормышны ярату, матурлыкны, гүзәллекне тою орлыклары шыта. Матурлык, гүзәллек дөньяны коткарыр дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф