Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәктәпләрне ремонтлау дәвам итәчәк

Агымдагы 2012 елда республикада Президент программасы нигезендә 170 мәктәп төзекләндерелгән.

Киләсе елга 45 райондагы 55 мәктәпкә, шулай ук, Казан шәһәрендәге җиде мәктәпкә төзекләндерү үткәрү планлаштырыла. Иң беренче чиратта ашыгыч ремонт таләп иткән биналарны күздә тотачаклар. Моның өчен республика бюджетыннан 996,8 млн. сум акча бүленәчәк.

Әлеге программа нигезендә башкарылачак эшнең күләме бик аз, дип белдерде чираттагы киңәшмәләрнең берсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. -Ким дигәндә ел саен 150ләп мәктәпне төзекләндерүне күздә тотарга кирәк. Әлбәттә, мөмкинлекләр булса, әлеге юнәлеш буенча киләсе елда ук планны арттырырга тиешбез, -ди Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләрне төзекләндерү