Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәктәпләр уку елына әзерме?

Тиздән яңа уку елы башлана. Бу чорда белем бирү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе аеруча мөһим. Югыйсә, бер генә ата-ана да үз баласының фаҗигага юлыгуын теләми.

Ел саен махсус комиссия район җирлегендәге барлык мәктәп һәм балалар бакчасы биналарының торышын, иминлек кагыйдәләренә җавап бирүен тикшерә. -Быел комисия тарафыннан, 23 балалар бакчасы һәм 35 мәктәп бинасы тикшерелде. Объектларда күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен күп чаралар күрелгән. Биналарның күпчелегендә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча документлар ясалган, эвакуация планнары расланган, автомат сигналларга хезмәт күрсәтү өчен килешүләр төзелгән, өстәмә янгын сүндергечләр алынган, янгын-техник минимумы программасы буенча җаваплы кеше билгеләнгән һәм аны укыту үткәрелгән,-ди Чүпрәле муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллин.

Әмма, уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып баруга да карамастан, комиссия кайбер кимчелекләрне дә ачыклаган. Белем бирә торган 6 учреждениедә (Марс балалар бакчасы, Зур Чынлы урта мәктәбе, Иске Дуван башлангыч мәктәбе, 2 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Иске Элмәле башлангыч мәктәбе, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, 2 нче номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы һәм Чуваш Шәйморзасы балалар бакчасы) янгын чыккан очракта автоматик сигнал бирү җайланмалары төзек түгел икән. Кайбер мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында су белән тәэмин ителеш бөтенләй юк, Иске Шәйморза һәм Шланга урта мәктәпләрендә төзек булмаган электр челтәреннән файдаланалар. Соңгысында, хәтта, ягулык материалларын тиешсез урында саклау очрагы да ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан