Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

Алтынчы ел рәттән Татарстан Республикасында матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" исемле акция үткәрелә. Һәм әйтергә кирәк, күрсәткечләр буенча быел һәр алтынчы бала ярдәмгә мохтаҗ.

Агымдагы елда әлеге хәйрия акциясе 1-25 августка кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында матди хәлләре начар һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә. Үткән 2007-2011 елларда аз тәэмин ителгән гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 85730 балага 63,3 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2012 елда республикада беренче сыйныфка 37 211 бала укырга бара, шуларның 6132се ярдәмгә мохтаҗ.

Акция кысаларында, шулай ук, 2-11 сыйныфларда белем алучы, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-ана белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга да хәйрия ярдәме күрсәтү ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"