Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС контролендә

Автобусларны йөртүчеләр диспетчер контролендә булгач тизлек режимын, маршрутны сакларга һәм расписание буенча йөрергә тырыша.

Татарстанда кечкенә авыллардан база мәктәпләренә йөртүче 617 мәктәп автобусы (безнең районда 18 автобус) ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS терминаллары базасында спутник навигациясенең заманча системалары белән җиһазланган. Мәктәп автобуслары спутник навигациясе белән Татарстан бюджеты хисабына җиһазлана һәм бу эш Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан башкарыла. Шунысы куанычлы, мәктәп автобусларында мониторинг нәтиҗәсендә 2012 елның беренче ярты елында тизлекне арттыру белән бәйле юл кагыйдәләрен бозу очраклары 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда ике мәртәбәгә кимегән. Ел ахырына кадәр Татарстанда тагын 20 мәктәп автобусын мониторинг системасы белән җиһазлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп автобуслары