Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Максимовларның нәни кызчыклары туды

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район ЗАГС бүлеге тарафыннан яңа туган баланы тәбрикләү чарасы да күздә тотылган иде. Шушы көннәрдә көттереп алган кыз бала Олеся һәм Вячеслав Максимовлар гаиләсендә аваз салды.

Максимовлар Татар Саплыгы авылында яшиләр. 14 июльдә якты дөньяга килгән кызлары аларның гаиләдә өченче балалары. Аңа бик матур итеп, Аделина исемен сайлаганнар. Бу исем немец теленнән "вөҗданлы, гүзәл, намуслы" дигәнне аңлата.

Аделинаның үзенннән ике олы апасы бар, алар мәктәптә укыйлар. Хәер, әти кеше -Вячеслав кулларына ир-малай алу өмете белән яшәсә дә, нәни кызчыгының тууына тагын да куанган.

-Иң мөһиме исән-имин булсыннар, киләчәкләре бәхетле булсын, кияүләр улларым булыр әле,-ди. -Авылыбызда бик матур итеп балалар бакчасы төзелде. Шуңа да бик куандык.

Максимовларны әлеге олы шатлыклары белән котларга район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова килде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап, ул иминлек, бәхетле тормыш теләде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп символы булган ромашка чәчәкләре, ЗАГС бүлегендә традициягә кергән яшь парларның бүләген-йомшак уенчык бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә көне