Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Майда чүпрәлеләрне озын яллар көтә

Май аенда татарстанлыларны 4 ял көне рәттән - 1,2,3 һәм 4 май көтә.

Җиңү көне уңаеннан 9, 10, 11 майда ял дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында күргән эш календарендә белдерелә.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1 май (Яз һәм хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү көне) эш көне булмаган бәйрәм көннәре. Ял көне белән эш көне булмаган бәйрәм көне туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Бу юлы 9 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 11 май дүшәмбе ял көне дип игълан ителә.
Моннан тыш, "2015 елда ял көннәрен күчерү турындагы" РФ Хөкүмәте карары белән 4 гыйнварда ял көне якшәмбедән 4 май дүшәмбегә күчерелә.
Май аенда барлыгы 18 эш көне, 12 ял һәм бәйрәм көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар Бәйрәмнәребез май яллары