Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Лизинг-грант” программасына гаризалар кабул итү башланды

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, "Лизинг-грант" программасы бәйгесенә 2 сентябрьдән алып 2 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итү башланды.

Әлеге программа буенча субсидияләр лизинг килешүе төзегән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелә.

Лизинг килешүе предметы булып транспорт чаралары (җиңел автомашиналардан тыш), аппаратлар, агрегатлар, технология чаралары һәм башкалар булырга мөмкин. Берәмтекләп һәм күләмләп сату эшчәнлеге өчен субсидия бирелми.

Субсидияләр түбәндәгечә биреләчәк:

- бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан да артык түгел;

- бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан да артык түгел.

Программа турында тулырак мәгълүмат белән район башкарма комитетының икътисад бүлегендә, яисә: 2-26-94; 2-31-51 телефон номерлары аша белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Лизинггрант” программасы