Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ленинград блокадасының 70 еллыгына Чүпрәледә веноклар куелды

Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып санала. Төп- төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январена кадәр) дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый.

Гитлер Ленинградны бөтенләй җир йөзеннән себереп ташлауны максат итеп, Сталинград аша армиясен Кавказга, нефть ятмаларын кулга төшерергә һәм бөтен җир шарын яулау турында мәкерле план кора. Ләкин теш- тырнакларына кадәр коралланган фашистлар СССРга карата сугыш башлаганда бер бик әһәмиятле көчне- совет халкының Ватанга һәм Сталинга тугрылыгын исәпкә алып алмый. Ватанны, гаиләсен саклар өчен бөтен ил халкы бердәм булып күтәрелде. Шуны да искәртик, 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, тарихчыларыбыз әле дә бәян итеп бетерә алмый. Ленинград блокадасы ике миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе- балалар.

-Әлеге мәхшәрдә безнең районнан да 15 ләп сугышчы катнашты. Алар арасында Яңа Чүпрәле авылында туып үскән Әминә Сәлахова да бар иде. Шофер кыз үзенең "полуторка" машинасы белән 12 километр киңлектәге Ладога күле аша шәһәргә азык- төлек ташый, балаларны һәм карт- корыларны икенче як ярга чыгара. Утлы камалышта дошманнарга каршы аясыз сугыш алып барган һәр якташыбыз тиңдәшсез каһарманлык күрсәтте,- ди үзенең чыгышында ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов.

Аннан соң митингка килүчеләр бер минутлык тынлык белән каһарманнар батырлыгына баш иделәр, район үзәгендәге Дан монументына венок салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленинград блокадасы на 70 ел