Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Күңел басуга ашкына”,-диләр механизаторлар

Бүген "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы составындагы "Городище" филиалы эшчәннәренең төп хезмәте машина-трактор паркына юнәлгән. Кырга чыгарга тиешле техниканы төзекләндерүдә эшләүче механизаторлар иртәдән кичкә кадәр соңгы әзерлек күрәләр.

Мастерскойда да, паркта да ир-атларның дәртле тавышлары ишетелә. Күптән түгел генә алар "Гостехнадзор" инспекторы алдында катгый имтихан тотканнар. Әлеге хезмәтне җитәкләүче Илдар Шәйхаттаровның әйтүенә караганда, механизаторларның бердәм тырышлыгы югары билгегә лаек булган.

-Филиалдагы 12 тракторга һәм тагылма прицепка техник карау үткәрелде. Таләп ителгән кагыйдәләр тулысынча үтәлгән, механизаторларга эшләү өчен уңай мөмкинлекләр тудырылган. Техниканы идарә иткәндә куркыныч очракка юлыкмас өчен дә шартлар күрелгән,-дип сөйли дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров.

Әйтергә кирәк, городищелыларның быел 3850 гектарда чәчү үткәрәсе бар. Филиал җитәкчесе Рафаил Алимов мондагы басуларның үзенчәлеген яхшы белә. Шуңа да, чәчү әйләнеше буенча кайда нинди культура урнаштырырга кирәклеген алдан ук планлаштырып куйганнар. Бодай белән арпадан тыш, монда рапс культурасына өстенлек бирәләр икән.

-Аның бәясе дә башка бөртекле культураларга караганда өч мәртәбә артык,-ди ул. Шуңа күрә үзен отышлырак күрсәткән рапсның мәйданын да арттыра баралар. Былтыр аны 700 гектарда үстерсәләр, быел аны 1000 гектарга җиткермәкчеләр. Туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын төзекләндерүче звено белән турыдан-туры Николай Петров җитәкчелек иткән. Филиалда аңа бригадир хезмәте йөкләнгән.

-Туфрак өлгереп, беренче мөмкинлекләр булу белән алты агрегаттан торган тырмалар кырга чыгачак. Культиваторлардан ике агрегат оештырдык. "СЗП-3,6" чәчкечләре дә ике агрегатта эшләячәк. Бүгеннән бөтенесе старт сызыгында, боерык кына көтәбез,-ди Николай Петрович.

Тагылма техника карап торышка бик үк яңа булмаса да, слесарьлардан Александр Савеков, Юрий Нищетов, Владимир Кириллов, Александр Удютов һәм эретеп ябыштыручы Әгъзам Юнусов аларга икенче сулыш биргән.

-Чәчкечләргә ничә яшь,-дип сорашам слесарьлардан. -1971 нче елда кайтканнар иде. Орлык бункерлары череп-тишелеп чыккач, яңаларга алмаштырдык. Башка механизмнарны да ел саен яңартып торабыз,-диештеләр осталар. Күренеп тора, егетләрнең күңелендә тынгысызлык. Табигать шартлары гына комачауламасын иде үзләренә, Ходайдан шуны сорыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре