Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кунаклар килде

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында безгә күрше Уби урта мәктәбеннән 5 сыйныф укучылары килде. Алар арасында "Җылы йорт" приютында тәрбияләнүче балалар да бар иде.

Килгән кунаклар өчен "Туган як" музеена экскурсия оештырылды. Чуваш дусларыбыз мәктәбебезне бик ошаттылар. Чөнки мәктәбебез соңгы вакытта, капиталь ремонттан соң, нык үзгәрде. Укучылар бөтен мөмкинлекләре булган мәктәптә укыйлар, тәрбия алалар. Мәктәп белән танышканнан соң, үзебезнең мәктәп һәм Уби мәктәбе укучылары татар телендә туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм уен-җырлар бе-лән үрелеп барды. Башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән татар халкының "Таралыш" һәм "Гөлбану" уеннары уйналды. Уен вакытында шулай ук кунаклар да читтә калмадылар. "Безнең Тукай бабабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.

Очрашуның икенче өлеше исә кызыклы грамматикага багышланды. Татар балаларына һәм рус телендә сөйләшүче балаларга аерым билгеле биремнәр әзерләнгән иде. Укучылар белемнәренең ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәттеләр. Сүзләрне һәм җөмләләрне татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә иттеләр, буталган сүзләрдән җөмләләр төзеделәр, кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап һәм җөмләдәге сүзләргә тиешле кушымчалар ялгау кебек биремнәрне төгәл үтәделәр. Соңыннан татар халкының "Нәүрүз" бәйрәме тасвирланды.

Укучылар бәйрәмнән истәлек бүләкләре алып, үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар