Көзге призыв башланды
Россия Кораллы көчләре сафларына көзге призыв башланды.
1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк чакырылышта 150 мең россияле, шул исәптән, 40 Чүпрәле егете Ватанны сакларга алыначак. -Уллары хәрби хезмәткә барачак әти-әниләр хәрби комиссариатка, үзләрен борчыган сорау буенча теләгән вакытта, мөрәҗәгать итә алалар. Аларга шулай ук медицина комиссияләре утырышларында да катнашу мөмкинлеге биреләчәк,-ди республика хәрби комиссариатының райондагы бүлеге начальнигы Вил Нуруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев