Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Кояшкай”да күңелле

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Кояшкай" лагерында быел 4 отряд эшли. Һәркайсының җисеменә туры килердәй итеп, исемнәре сайланган: "Улыбка", "Дружба", "Патриот" һәм экологик юнәлештәге отряд.

Нигездә лагерьга башлангыч сыйныф укучылары йөри, барысы 65әү алар. Көн дәвамында алар белән укытучылар, тәрбиячеләр: Айгөл Вахитова, Миләүшә Сабитова, Назимә Кәримова, Алсу Хисамова, Эльвира Фатыйхова, Надежда Яковлева һ.б. шөгыльләнә. Лагерьның җитәкчесе -мәктәп директоры урынбасары Румия Ахметова.

Практик дәресләрдән соң урамда уйнап алу каралган. Монда балаларга бик рәхәт. Әле яңа гына район үзәгендәге паркта ачылган спорт һәм уен мәйданчыгын да үз иткәннәр балалар.

Лагерь программасында, шулай ук, төрле оешмаларга эксурсияләр оештыру, андагы хезмәт эшчәнлеге белән танышу каралган. Район үзәк китапханәсенә дә балалар бик теләп йөриләр. Шулай ук, район күләмендә үткәрелүче чараларда: 22 июнь - Хәтер көне, Универсиада уты эстафетасын каршы алу һ.б. катнашалар.

Реклама

-Аеруча янгын сүндерү частендә булганнан соң, балалар ут, шырпы белән уйнау нинди нәтиҗәләргә китерәчегенә һәм моның өчен никадәр хезмәт куячагын аңлап кайттылар,-ди Румия Ахметова. -Лагерьның ябылу тантанасына да зурлап әзерлек күрәбез. Мәктәпнең актлар залында концерт куячакбыз һәм бәйрәм табыны әзерләячәкбез.

Атна дәвамында балалар ике мәртәбә "Акчарлак" йөзү бассейнында булганнар, туклану ягы да бик әйбәт итеп оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, яңа уку елында җәйге яллар турында барлар хатирәләре байтак балаларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2013