Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы крайны өйрәнү музеенда комсомол туган көнне билгеләп үттеләр

Моннан 96 ел элек -1918 елның 29 октябрендә советлар илендә яшьләр өчен гаять әһәмиятле сәяси вакыйга була - коммунистик яшьләр берлеге оештырыла.

1924 елда оешмага - Ленин исеме бирәләр, ә 1926 елдан Бөтенсоюзныкына (ВЛКСМ) әйләнә. Комсомол 73 ел яшәде, шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте. Бу ил тарихында - яшьләр көчләре белән калалар салынган, удар төзелешләр алып барылган бөек чор. Шуңа да, үзенең элеккеге идеологиясен югалтса да, комсомолда тәрбияләнгән буын өчен ВЛКСМның туган көне иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Бу көн район комсомол яшьләре оешмасын җитәкләгән буын өчен аеруча кадерле.

1967-70 елларда аның беренче секретаре булып торган Фиркать Җәлаловны үзебездә редакциядә очратып, бәйрәм белән котларга да онытканмын. Хәер, безнең буынга моның өчен үпкәләргә дә юк, пионер оешмасы аша узсак та, комсомолның ни икәнлеген белми калдык без.

Ватанны сөю, югары әхлакый сыйфатлар, әдәплелек, патриотлык, рухи кыйммәтләрне алга сөргән оешма вәкилләре бүгенге яшьләр-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары белән район крайны өйрәнү музеенда очраштылар.

-Техникумда укыган елларымда чирәм җирләрен күтәрергә дигән сәясәт башланды. Мин ике дә уйлап тормыйча, комсомол оешмасында тәрбияләнгән буларак, беренчеләрдән булып китәргә сорадым. Исемдә, минем артымнан ярты төркем тартылды. Шулай итеп, бер белмәгән, күз күрмәгән җирләрне эшкәртергә дип чыгып киттек. Палаткаларда яшәп эшләдек. Аннан соңгы язмышым да шушы комсомол оешмасы белән бәйле булды. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлап куйдылар,- дип искә ала район ветераннар советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов.

- Яшьләр ул елларда биниһая зур эшләр башкардылар. Ни өчен дисәң, ВЛКСМ бик акыллы уйлап табылган, бернинди ясалмалылыгы булмаган җитди оешма иде. Яшьләр җәмгыять өчен кирәкле, мөһим эшләрнең алгы сызыгында булдылар. Партия безнең алга бурыч куя, без һәрчак аңлап, ул чакыруларны кабул итеп, намус белән үтәп чыга идек. Пионерлар слетларын, яшьләр көннәрен, өмәләр үткәрүләр дисеңме, хуҗалыкларны шефка алулар дисеңме - боларның тәрбияви роле бәяләп бетергесез. Комсомол-яшьләр фермаларының хезмәттә ирешкән уңышлары турында китап язарлык. Район оешмасы яшьләрне тәрбияләүдәге, кыр эшләрендәге уңышлары өчен мәңгелеккә кала торган Байрак белән бүләкләнде,-дип искә ала ВЛКСМ райкомының беренче секретаре булып 1970-74 елларда эшләгән Мөнир Насретдинов та.

Әлеге вазифаны төрле елларда башкарган Валерий Шадриков, Альфик Хәйруллин, Рамил Әхмәтов та яшләрнең "КамАЗ" төзелеше барган елларда удар төзелешкә - Чаллыга җибәрелүләрен, БАМ магистрален, Нефтехимшина заводы күтәрелүләрен хәтерләрендә яңарттылар. Оешма эшендә үзләреннән күп өлеш керткән II секретарьлар Гүзәлия Сәгъдиева, Дилүзә Абитова, оештыру эшләрен башкаручылар Ханбик Камалов һәм башкалар да шушы чорга яшьлекләре туры килү белән горурланып сөйләделәр.

Шәхсән үзе дә шушы оешма тәрбиясе аша узган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов элеккеге комсомолларны бәйрәм белән котлады, ил, район өчен башкарган хезмәтләренә рәхмәт белдерде.

Хәер, башлап үземне әлеге оешмада тәрбияләнмәгән буын дисәм дә, ул еллар күңелемдә хәтердән җуелмас эзләрен барыбер калдырды. Бу бездән олыракларга, алар башкарган эшләргә соклану, "ак көнчелек" утлары белән яну, алар кебек булырга теләү сыйфатларын булдыруга этәргеч бирде. Музейда сакланып калган комсомол оешмасына кагылышлы фотосурәтләр арасында Марс урта мәктәбенең олуг мөгәлиммнәрен (инде мәрхүмнәр)-Бари абый Сабитов, Зәки абый Азизовны күреп, нәкъ менә алар кул астында тәрбияләнүемә, белем алуыма горурлык хисләре кичердем. Чарага җыелган комсомол вәкилләре белән очрашудан соң да, аларның яшәү мәгънәләре беренче чиратта, ил өчен булганлыгын аңлыйсың. Аларның әлеге сыйфатларына, әйткәнемчә, сокланырга, өйрәнергә һәм үзеңдә тәрбияләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол туган көн