Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кызлар-йолдызлар

Беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе күпләрнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Программа котлауларга, төрле конкурсларга, тамашачылар белән кызыклы уеннарга, биюләргә бай иде. Чарада озын толымлы кызлар чыгышлары булып үтте. "Иң, иң, иң!" конкурсында ике команда катнашты. 10 "б" сыйныф кызлары: Юлия Смирнова, Алсу Айзәтова, Лилия Мөхәммәтшина, Ралина Юсупова, Айгөл Алиуллина, Айгөл Шәрипова һәм 10 "а" сыйныф кызлары: Лениза Яфизова, Илнара Басыйрова, Ленара Гайниева, Динә Мөдәрисова, Христина Гаврилова, Гүзәл Хөсәинова. "Иң тапкырлар, зирәкләр, иң чибәрләр" дип 10 "а" сыйныф кызлары табылды. Бәйрәм кичәсен директор урынбасары Румия Әхмәтова белән 10 "б" сыйныф укучысы Нәфис Насыйбуллин алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм