Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кирәкле һәм таләп ителгән хезмәт

Гадәттә без хокук саклаучыларны белемле, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямый торган кешеләр дип күз алдына китерәбез. Чыннан да, эчке эшләр органнарында хезмәт кую өчен полиция хезмәткәренә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя белү кирәк.

Шушы көннәрдә генә үзләренең еллык эшенә нәтиҗә чыгарганда, районыбыз халкының иминлеген тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре нәкъ шул хакта сүз алып бардылар. Гадәттә, мондый җыелышта, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм прокурор Алмаз Әхмәтшин да катнашып үз фикерләрен әйтәләр, кимчелекләрне ачыклыйлар.

-Җирле органнар белән берлектә 40тан артык иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни-тамаша үткәрү вакытында хокук тәртибе тәэмин ителде. РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады,-диде үзенең чыгышын башлап эчке эшләр бүлеге башлыгы Илсур Басыйров.

Үткән елда ТР буенча министрлык һәм район хакимияте ярдәме белән шәхси составның хезмәт шартларын яхшырту буенча күп чаралар күрелгән. Эксперт комиссиясе 2012 ел нәтиҗәләре буенча район полициясе хезмәткәрләренең эшен канәгатьләнерлек дип тапкан. ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин да октябрь аенда районга килеп бүлекнең эше белән танышкач, канәгатьлек белдергән иде. Хезмәткәрләрнең үз эшләрен оператив һәм чын профессиональләрчә башкарулары нәтиҗәсендә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачуда алга китеш сизелә. 2011 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда ул күрсәткеч 17,6 процентка үскән. Бу сан уртача республика күрсәткеченнән дә 13,1 процентка артык. Үткән ел барлыгы 116 җинаять эше теркәлгән. Шуларның 12,9 процентын авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр тәшкил итә. Криминаль полиция линиясе буенча 62 җинаять теркәлсә, җәмәгать куркынычсызлыгы буенча ул 54 җинаять эшен тәшкил итте.

-Әгәр җинаятьләрне ачуда катнашучы службаларның эшенә анализ ясыйбыз икән, 19 җинаятьне ачу полициянең оператив подразделениесенә туры килә. Җинаятьчеләрне эзләү, ЮХИДИ, сорау алу һәм полициянең участок вәкилләре җинаятьләрне ачуда 2011 ел белән чагыштырганда күләмлерәк эш башкардылар,-ди бү-лек начальнигы. Шул ук вакытта ул икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне ачыклау эшеннән канәгатьсезлек белдерде. Үткән ел андый җинаять эшенең нибары 2 очрагы гына теркәлгән. Коррупция белән бәйле җинаятьләр дә юк диярлек. Утлы корал кулланып җинаять кылынмаса да, законсыз утлы корал әйләнеше буенча да 2 җинаять эше ачыкланган. Рәсми рәвештә районда 128 утлы корал хуҗасы теркәлгән. Аларның кулында 137 берәмлек корал бар. Үткән ел корал саклау кагыйдәләрен бозган өчен 13 кеше административ җаваплылыкка тартыл-ган. Былтыр акчалата бүләкләнү максатында алты ут коралын полиция бүлегенә тапшыручылар булган. Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше белән көрәш проблемасы аеруча кискен характер алды. Полиция хезмәткәрләре җитәкчесе Илсур Саматовичның чыгышыннан мәгълүм булганча, бу юнәлештә оештырылган оператив-профилактик характердагы чаралар бөтен вакытта да көткән нәтиҗәне бирмәгән. Оператив хәлгә анализ ясаганнан соң, кайбер негатив тенденцияләрнең тирәнәя баруы ачыкланган. Яңа ел башыннан алкогольле продукциягә акцизларның үсүе сәбәпле, ялган эчемлекләрнең район территориясенә керүе тагын да артырга мөмкин икән. Былтыр әлеге сферада 44 хокук бозу очрагы теркәлгән һәм 40 литрдан артык спиртлы эчемлек алынган. 21 кеше закон буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Район башлыгы Тимур Нагуманов бүлек начальнигының чыгышын бүлдереп, бу хакта үзенең җитди таләбен белдерде. "Алкоголь турында күптән сөйлибез, үзебезчә эшләр дә башкарабыз, ә нәтиҗә юк. Бәлки безгә башкачарак алымнар кулланырга кирәктер",-диде ул. Аннан соң җыелышта кешеләр һәм автотранспорт күп йөри торган юллар чатын төнге вакытта тиешенчә яктыртырга кирәклеге, район үзәгендә видеокамералар булдыру турында эшлекле сөйләшү булды. Чүпрәле-Казан автотрассасының торак пунктлар аша үтә торган өлешендә, бигрәк тә Кече Чынлы һәм Дуван авылларында, җәяүле һәм транспортка бәйле проблемалар күтәрелде. Район үзәгендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүне камилләштерү буенча "Имин район" дип аталган программалы аппарат комплексын булдыру турында да сөйләшенде. Сер түгел, җәмәгать урыннарында хокук бозучылар саны әлегә кимеми. 2012 елда гына да шундый тәртип бозганы өчен 1350 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Алар арасында исерекләр дә, вак хулиганлык кылучылар да бар.

Җыелышта кайбер службаны җитәкләүче офицерларларның чыгышлары да тыңланды. Аннан соң еллык эшкә район башлыгы Тимур Нагуманов һәм район прокуроры Алмаз Әхмәтшин йомгак ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция