Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кыр эшләре көндәлеге

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар кыр эшләрен бераз тоткарласалар да, беренче мөмкинлек булу белән механизаторлар басуга чыгарга әзер торалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 27200 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән, аларның 20070 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. Бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 63 проценты. Шул исәптән, 9940 гектар мәйданда бодай, 9000 гектарда арпа, 630 гектарда борчак, 460 гектарда солы, 1160 гектарда шикәр чөгендере, 3570 гектарда катнашазык һәм берьеллык үлән, 2100 гектарда рапс, 300 гектарда силоска дип кукуруз культуралары чәчелгән.

"Цильна" җәмгыятендә бөртеклеләрне чәчү эшләре тәмамланган. Бүгенге көндә биредә 650 гектарда катнашазык, 600 гектарда шикәр чөгендере, 200 гектарда кукуруз культуралары орлыклары җир куенына салынган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да 11428 гектар мәйдандагы булачак уңышка нигез салынган. Шул исәптән, 7100 гектарда бодай, 2300 гектарда арпа, 500 гектарда шикәр чөгендере, 1525 гектарда берьеллык үлән, 525 гектарда рапс, 100 гектарда солы һәм 200 гектарда борчак культуралары чәчелгән. "Шәйморза" хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә аяз көннәрдән файдаланып, эш темпларын арттырырга тырышалар. Бүгенге көндә биредә 650 гектарда бодай, 900 гектарда арпа, 100 гектарда борчак, 100 гектарда берьеллык үлән, 150 гектарда катнашазык һәм 51 гектарда рапс культуралары орлыклары җир куенына иңдерелгән. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә 400 гектар мәйданда арпа, 300 гектарда рапс, 250 гектарда катнашазык культураларын чәчкәннәр.

-Көннәр аязытып җибәрүгә, җылы кояш нурлары астында дымга туенган уҗым культураларын күтәрелеп үсеп китәчәк. Әмма уҗымнар белән бер үк вакытта чүп үләннәре дә баш калкытачак. Шуңа да гербицидлар белән эшкәртү вакыты җитүен дә истә тоту мөһим. Җәмгыятьләрдә һәм хуҗалыкларда агрономнар басуларны һәрдаим контрольдә тотсыннар иде,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы