Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Килешү уңышлы булсын өчен

Бүгенге көндә ТР буенча Росреестр идарәсенең район бүлеге мөрәҗәгать итүчеләр саны күп булган оешмаларның берсе. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында хезмәт күрсәтүдән канәгать булучылар да, шул ук вакытта канәгатьсезләре дә бар. Аларның фикере һәрвакытта да объективмы соң? Теркәү службасына барыр алдыннан нинди документлар әзерләргә кирәклеген сорап без әлеге оешманың начальнигы Радмил Абязовка...

-Радмил Саярович, теркәү эшләре өчен бик күп вакыт таләп ителә...

-Безнең оешма хезмәткәрләренә, әлбәттә, гражданнар тарафыннан күп кенә ризасызлык сүзләрен дә ишетергә туры килә. Без үзебез дә моңа шат түгел. Әмма болар барысы да кабул итүгә килүчеләрнең кирәкле булган документларны тулысынча җыеп килмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга.

Хокукны теркәү өчен кирәкле булган документлар идарәнең сайтында урнаштырылган, документларны кабул итү бүлегендәге стендларга куелган. Моннан тыш, нинди документлар кирәк булачагы турында безнең консультантлардан да белешергә мөмкин. Күпчелек халык белгечләргә килешүнең бер ягы документларын кабул итеп, икенче якның документларын китерүне кичектереп торуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма бу мөмкин түгел. Без килешүдә катнашучы ике якның документларын да берьюлы кабул итәргә тиеш. Дәүләт пошлинасын үзвакытында түләү дә вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта әлеге квитанциянең күчермәсен дә алу мөһим.

-Килешүне ничек куркынычсыз итәргә?

-Килешүне туктатуның сәбәбе булып, опека һәм попечительлек органнарыннан баланың милкен тартып алуга рөхсәт булмау тора. Аңларга кирәк, рөхсәт үзе - ул әле эшнең яртысы гына. Каршы килешү шартларын үтәү мөһим. Биредә сүз шуның турында бара, башкарма хакимият вәкилләре, әйтик, балигъ булмаган баланың, аңа башка торак алып бирү шарты белән, фатирын сатуга рөхсәт бирәләр ди. Шуны да ассызыклыйм, балага башка фатир сатып алып аны дәүләт теркәвен уздырганнан соң гына аның элеккеге фатирын сатуга дәүләт теркәве уздырылачак. Күпчелек ата-аналар өчен бу авыр үтәлүче шарт булып тора. Чыгу юлы-опека һәм попечительлек органнарын баланың милкен сатуга рөхсәт бирүгә күндерергә, яисә бала өчен яңа фатир сатып алуга акча табарга тиеш булачаклар. Әлеге кагыйдә, шулай ук, хезмәткә сәләтсез яисә чикләнгән күләмдә генә хезмәткә сәләтле кешеләрнең күчемсез милекләрен сату очракларына да кагыла. Ир белән хатынның берсе тарафыннан бергә яшәү чорында сатып алынган яисә төзелгән фатирны яисә башка объектны сату килешүе дә, әгәр ир яки хатынның берсенең моңа нотариус тарафыннан расланган рөхсәте булмаган очракта, туктатыла. Гомуми милектәге өлешне яисә коммуналь фатирдагы бүлмәне сатканда да шундый ук кагыйдә кулланыла. Бил-геле булганча, гомуми милекнең милекчеләре, шулай ук, коммуналь фатирда янәшә бүлмәләрдә яшәүчеләр өстенлекле сатып алу хокукына ия булып торалар. Өстенлекле сатып алуга хокук турындагы таләпләрнең сатучылар тарафыннан үтәлүен раслаучы документларны туплау да җиңелләрдән түгел. Мондый документ сыйфатында без нотариус тарафыннан расланган өстенлекле сатып алу хокукыннан баш тарту кәгазе таләп итәбез яисә ул кабул итүче хезмәткәр каршында баш тартуны төзи ала. Әлбәттә, башка милекчеләр (күршеләр) безнең учреждениегә килергә бик ашкынып тормыйлар. Моннан тыш, коммуналь фатирларда еш кына квартирантлар тора, ә милекчеләрнең үзен табуы кыен. Күп кенә гариза бирүчеләр аптырап калалар. Әмма чыгу юлы бар. Мондый очракта безгә гариза бирүче өченче зат белән килешү төзегәнче бер ай алдан ук почта аша заказлы хат белән үзенең күрше милекчеләренә фатирын яисә бүлмәсен сатарга теләве турында хәбәр итүен раслаучы документ китерү мөмкин.

Әлеге уведомлениедә бәясе, сроклары һәм башка сату шартлары күрсәтелгән булырга тиеш.

Реклама

-Килешүдә аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен нишләргә?

-Килешү төзү өчен, әлбәттә, ныклап әзерләнергә кирәк. Кешеләр, кагыйдә буларак, торакны бик озак эзлиләр һәм килешүне теркәүгә килеп җиткәч, бик ашыгалар. Ә килешүне төзер алдыннан исә безнең идарәдә урнаштырылган мәгълүматны укып, танышып чыгарга кирәк. Чөнки, биредә, мәсәлән, коммуналь фатирга хокукны теркәү, гомуми милек хокукындагы өлешне сатып алу (сату), балигъ булмаган баланың милкен сату һ.б. турында җентекләп язылган.

Биредә документлар исемлеге белән генә түгел, шулай ук ЕГРПдан (аны бездән соратып алырга мөмкин) күчермә белән дә танышырга мөмкин. Аның аша потенциаль сатып алучы күп нәрсә турында белә ала: мәсәлән, сатып алынучы объектка арест салынмаганмы, ул залогка куелмаганмы, аңа карата ниндидер суд эше алып барылмыймы, ипотека тулысынча түләп бетерелгәнме? Ягъни, ЕГРПдан алынган күчермә сатып алынучы милекнең никадәрле "чиста" булуын күрсәтәчәк. Мәсәлән, әгәр фатир күптән төзелгән булса (2000 елга кадәр) БТИга кереп, аннан белешмә алуда да мәгънә бар. Әлеге белешмә дә фатирның "тарихы" турында күп нәрсә сөйләячәк.

Үзегезнең булачак күршеләрегез белән танышып, фатирның элеккеге һәм хәзерге хуҗалары турында белешергә дә, фатирга кемнәрнең килеп йөрүен күзәтергә дә мөмкин. Аннан соң килешүне имзалар алдыннан аны укып чыгу мөһим. Үзегезнең бурычыгызны Росреестр хезмәткәренә генә тапшырырга кирәкми. Килешүнең ирекле булуы закон тарафыннан каралган. Килешүдәге ике як та, закон нигезендә каралганча, үзләре өчен уңайлы шартларда ирекле һәм мөстәкыйль рәвештә килешү төзергә хокуклы. Килешү ахырында алар үз имзаларын куялар. Әгәр фатирын сатучы сатып алучының акчаны тулысынча түләп бетерүе турындагы пунктны килешүгә кул куйганчы ук кертеп, аннан соң сатып алучы тарафыннан акча түләнеп бетмәгәннән соң, килешүне укып тормавы, танышмавы, ә кабул итүче белгечнең ашыктыруы турында белдерүе, минем уйлавымча, гаделсез булыр иде. Әлбәттә, барысын да күздә тоту мөмкин түгел. Әмма фатирны сату һәм сатып алу мәсьәләсе буенча алда әйтелгән гади генә кагыйдәләрне үтәгән очракта үзеңә куркынычсызлыкны тәэмин итеп булыр иде, минемчә. Бары тик шул очракта гына килешү сезнең өчен уңай шартларда булачак һәм борчылырга да кирәкмәс иде.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге