Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Киләчәккә адым” фестивале

Һәр кеше дә бу якты дөньяга бәхетле яшәү өчен туа. Әмма һәркемнең дә язмышы бер төрле түгел шул. Арабызда язмыш тарафыннан кыерсытылып, мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид коляскасына утыручы яисә теге яки бу яктан авыру кешеләр дә бар. Алар арасында балаларның да булуы аеруча зур борчу тудыра.

Инвалидлар декадасы уңаеннан социаль идарә хезмәткәрләре тарафыннан инвалид балалар өчен район үзәк хастаханәсендә, социаль идарәдә һәм район пенсия фонды идарәсендә ачык ишекләр көннәре һәм башка бик күп төрле чаралар үткәрелгән. Аның чираттагысы-5 декабрь көнне район мәдәният йортында инвалид балалар өчен оештырылган "Киләчәккә адым" дип исемләнгән фестиваль иде.

Район социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова фестивальне ачып, балаларга уңышлар, күңелле ял итүләрен теләде һәм алар белән бергәләп килүче әни-әтиләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Уеннар балаларның ике командага бүленеп, төрле спорт төрләре буенча ярышуларыннан башланып китте (рәсемдә).

Аннан соң алып баручылар-район мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәйнә Бахитованың һәм Галия Ахмедованың үз рольләрен оста башкарып, һәр баланы да уеннарга җәлеп итә алуларын да ассызыклыйсым килә. Биредә бер генә бала да ярышлардан һәм төрле уеннардан читтә калмады, һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, яңа дуслар тапты, бер-берсе белән аралашты, рухи ял итте.

"Күңелле ярышлар" спартакиадасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар һәм килгән кунаклар игътибарына Артем Петруков, Ринас Рәкыйпов, Булат Бәширов шигырьләрен тәкъдим итсәләр, Юлия Абросимова биюен, Ксения Захарова, Екатерина Еливанова, Ландыш Камалова, Илнур Сәнатуллов җырларын бүләк иттеләр.

Әйтергә кирәк, фестивальдә чыгыш ясаучы балалар башка чараларда катнашучы үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормыйлар, киресенчә, аларның активлыкларына, оптимизмнарына, иҗади потенциалларына, талантларына сокланмый мөмкин түгел. Кичә ахырында балалар тарафыннан иҗат ителгән стенд моңа тагын бер дәлил иде.

Бәйрәм ахырында фестивальдә актив катнашучы буларак һәр бала да Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бәйрәмнән алган күңелле тәэсирләр киләчәктә дә балаларның юлларын яктыртсын, яшәргә, алга барырга көч-дәрт биреп торсын, аларның тормышларында бүтән киртәләр очрамасын иде дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы