Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Киләчәк безнең белән!” программасы кысаларында Чүпрәле яшьләренең җыены булды

Район мәдәният йортында "Киләчәк безнең белән!" программасы кысаларында Чүпрәле яшьләренең җыены булды.

4 мартта Казан Шәһәр думасы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау өчен татарстанлыларны бердәм булырга өндәгән иде. Чүпрәле яшьләре дә Президент Рөстәм Миңнехановның "Уртак тырышлык белән без теләсә нинди авырлыкларны җиңеп, уңышка ирешергә сәләтле. Без бергә булганда гына көчле", дигән сүзләрен девиз итеп алып, райондашларга, барлык Татарстан халкына мөрәҗәгать белән чыктылар.

Татарстан бүген Россиянең эшлекле үзәкләренең берсе булып тора. Республикада тормышка ашырылучы социаль проектларның саны гына да 30га якын. Бүген кайбер илләр тарафыннан Россиягә каршы алып барыла торган вәзгыять, җиңел булмаган шартларда да Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте республикадагы башлангычларны халкыбызның бердәмлеге һәм катнашуында дәвам итәргә тели. Республика тарафыннан Чүпрәле районында да күп кенә төзелешләр финанслана.

Балалар иҗат йорты, фельдшер-акушерлык пунктлары, авыл мәдәният йорты һ.б. төзелә. "Чүпрәле" сәнәгать паркының үсеше дәвам иттерелә.

Җыенда катнашучы эшләүче яшьләр барысы да сәхнә түренә менеп, әлеге уңайдан үз фикерләрен белдерделәр. Соңыннан республика үсешенә барлык татарстанлыларны да үзләреннән лаеклы өлеш кертергә чакырып, Мөрәҗәгать белән чыктылар. Әлеге Мөрәҗәгатьтә "Чүпрәле районында элек-электән төрле милләт вәкилләре: татарлар, чувашлар, руслар бердәм булып яшәгән. Бездә яшәүче һәркем шушы өч телдә сөйләшә. Чүпрәлеләрнең тормыш девизы-үзара хөрмәт, якташларга ярдәмгә килүгә әзер булу, уртак хезмәт өчен тырышлык кую. Бергә булганда гына барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин!" дигән сүзләр язылган.

Әлеге Мөрәҗәгать Контакт челтәрендә Дрожжаное "Мы вместе!!!" төркеменә эленгән. Теләгән һәр татарстанлы аңа теләктәшлек белдерә ала.

Зөлфәт Сәгъдиев, "Киләчәк безнең белән!" яшьләр программасының җитәкчесе:

-Без, Чүпрәле районының эшләүче яшьләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның өндәвенә тулысынча теләктәшлек белдерәбез. Без бергә, республикада яшәүче барлык халык бердәм булганда, бер команда булып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.

Айрат Насибуллин, район эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе:

-Һәрвакыт үсештә булырга телибез икән, хезмәт итәргә тиешбез. Моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үсеш, иминлек хисабына эшлә, тырыш, хәрәкәтлән. Тикторганчы, һичъюгы, алга таба бер адым яса!

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6114-shod-v-ramkah-molodeghnoy-programmi-za-nami-bydychee.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле яшьләренең җыены булды “Киләчәк безнең белән!” программасы