Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кыш суыклары куркытмас

"Җаваплылыгы чикләнгән "Теплосервис" җәмгыяте балансында 14 мәктәп, 7 мәдәният йорты, "Җылы йорт" приюты, балалар бакчалары һәм социаль юнәлештәге башка биналар бар. Ягу сезонында әлеге җәмгыять 42,5 мең квадрат метр мәйданны җылылык белән тәэмин итә.

Элек елларда чиновниклар һава температурасы берничә көн дәвамында түбән торганда гына җылы бирелергә тиешлекне раслаучы ниндидер "норматив" документлар булуын кабатларга яраталар иде. Быел Татарстан Республикасы җитәкчеләре бернинди дә бюрократик документларга карамаска, ә эшне җиренә җиткереп башкарырга, торакларга һәм социаль учреждение биналарына җылыны да вакытында бирергә кирәклеген әйттеләр. Әйе, кышкы салкыннар башланганчы, әүвәл көзге салкын яңгырларны да күрәсе бар әле. Бу чорны бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, хастаханәдә дәваланучылар, хезмәт урыннарында көнозын утырып эшләүчеләр авыр кичерә.

-Җылыту системаларын без ягу сезоны төгәлләнү белән үк төзекләндерергә керешәбез. Ни дисәгез дә 27 котельныйны ремонтлап, яңа сезонга әзерләү җиңел эш түгел. Ремонт һәр елны үткәрелә, шуңа да карамастан һәр җәйдә эш күләме бихисап. Быел Алешкин-Саплык клубында, Иске Кәкерле һәм Түбән Каракитә урта мәктәпләрендә заманча яңа казаннар куелды. Алдагы елда Иске Ишле, Яңа Чокалы, Иске Шәйморза мәдәният йортлары һәм Яңа Кәкерле урта мәктәбе биналарын җылыту өчен казаннарны алмаштырырга кирәк. Берничә котельныйга яңа насослар куйдык, агарттык, санау-исәпләү приборларын, сигнализацияләрне, җылылык үткәргеч торбаларны, түбәләрне ремонтладык, электр үткәргеч чыбыкларны алмаштырдык. Зөфәр Сәлимҗанов, Ринат Җамалетдинов, Алексей Гордеев һәм эретеп ябыштыручы Николай Рафиков билгеләнгән эшләрне зур тырышлык куеп үтәделәр. Алар белән турыдан-туры баш инженер Петр Гордеев җитәкчелек итте,-дип сөйли җәмгыять башлыгы Рифкать Җамалетдинов.

62 оператор белгечлеген яңартып, аттестация үткән. Электр линияләрендә авария була калса, котельныйларга электр тогы бирү өчен ике генераторны да "әзерлек сызыгына" куйганнар.

-2011 елда ул генераторларны күп файдаландык. Шомыршы ягыннан килүче линияләрдә ут бик еш сүнә иде, чатнама суыкта Шланга һәм Иске Кәкерле авылларына төн уртасында күп мәртәбә чыгып китәргә туры килде,-дип сүзгә кушыла баш инженер.

-Таләп ителгәннәрнең барысын да эшләдек, кирәк кадәр җылыны да бирербез. Ә менә биналарның ишек-тәрәзәләрен җылыту урыннардагы җитәкчеләр намусында,- диләр җәмгыять хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы вакыт