Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кыш бабай Каракитә авылына чаналы атка утырып килде

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Яңа ел диюгә - уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы да күз алдына килә.

Быел Каракитә авылында юмарт Кыш бабай җигелгән матур бизәкле чанага утырып килде. Аны каршы алырга бар авыл халкы, бала-чага чыкты. Кыш бабай һәммәсенә үзенең күчтәнәчләрен таратты. Авылыбызның оста гармунчысы урамны шаулатып җыр - моңга күмде. Мәктәп укучыларына да, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дә бу көн бик күңелле үтте.

Реклама

Нәниләргә Яңа ел күчтәнәчләрен быел эшмәкәр Марат һәм Шәүкәт Айметовлар, шулай ук әти-әниләр оештырды. Гомумән, мәктәптә, балалар бакчасында нинди генә бәйрәм оештырсак та әти-әниләр беренче булып ярдәм кулы суза. Чыршы бәйрәмен оештыруда да үзләреннән өлеш керткән кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай