Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Керемең турында хисап тотарга туры киләчәк

25 июльдә район Советының XIX утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды.

Утырышның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе-"2011-2013 елларда Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү" озак вакытлы максатчан программасының үтәлүе турындагы мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясады.

Утырыш көн тәртибенә кертелгән икенче мәсьәлә ТР Чүпрәле муниципаль районы Советы тарафыннан 2011 елның 24 декабрендә кабул ителгән 15/1 номерлы "ТР Чүпрәле муниципаль районының 2012 елга һәм планлы 2013-2014 еллар чорына бюджеты турында"гы карарга үзгәрешләр кертү турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова доклад белән чыкты.

"Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участоклары бирү исемлеген билгеләү тәртибе" мәсьәләсе буенча муниципаль район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Әлфир Закиров чыгыш ясады.

Реклама

"ТР Чүпрәле муниципаль районында муниципаль вазифаларны алмаштыруга дәгъва кылучы гражданнарга үзләренең керемнәре, милекләре һәм милек төрендәге йөкләмәләре, шулай ук, үзләренең хатыннарының яисә ирләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре һәм милек төрендәге йөкләмәләре турындагы положениене раслау турында"гы дүртенче һәм "ТР Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хезмәткәрләрне билгеләгәндә яисә муниципаль служба вазифаларын муниципаль хезмәткәрләр алмаштырганда муниципаль хезмәткәрләр үзләренең керемнәре, милекләре һәм милек төрендәге йөкләмәләре, шулай ук, үзләренең хатыннарының яисә ирләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре һәм милек төрендәге йөкләмәләре турында нинди мәгълүматлар бирергә тиешле исемлекне раслау турында"гы бишенче мәсьәләләр буенча муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов доклад белән чыкты.

Утырыштагы алтынчы -"Муниципаль район территориясендә янгын куркынычсызлыгын көчәйтү һәм янгыннан саклауга социаль ориентлашкан җәмәгать берләшмәләренә һәм ирекле янгын сүндерүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары турында"гы мәсьәлә буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Юнусов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия