Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлының уңган Замдихановлар гаиләсе

"Цильна" җәмгыяте районда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Җәмгыять терлекчеләре 2014 елга яхшы нәтиҗәләр белән аяк басты. Үрчем алу өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Ә 2013 ел цильналылар өчен дә җиңел булмады. Узган елның җәй айларындагы корылык игенчеләрнең терлекчелек тармагы өчен тулы кыйммәтле терлек азыгы хәзерләүгә беркүпме комачауласа да, биредә фермалар терлек азыгына кытлык кичерми. Җәмгыятьтә ике елга җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләп куелган. Соңгы елларда җәмгыятьтә мөгезле эре терлекләр, аеруча савым сыерлар санын арттыру өстендә эш алып баралар. Иске биналарны төзекләндереп, үзгәртеп корып, мөгезле эре терлек асрар өчен уңай шартлар тудырыла. Без килгәндә дә утлыкларга мул итеп азык салынган, аслыклар чиста, таналар исә кардага, саф һавага чыгарылган иде. Кардада да маллар алдына печән мул итеп салынган, аслыклары саламнан түшәлгән. Маллар көр, чиста.

122 баш танага исәпләнгән бер бинада ирле-хатынлы Сиринә һәм Фәргать Замдихановлар хезмәт куя. Гаилә бер группа таналарны биредә ноябрь аенда кабул итеп алган.

- Ун елдан артык алар икәүләп бергә дуңгызлар карадылар. Инде менә көзен таналар группасын тапшырдык. Аларның тырышлыгы, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкарулары һәртөрле мактауга лаек,-ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Марат Рәимов.

Җитез хәрәкәтле, ят кеше белән уртак телне тиз табучан Сиринә белән Фәргатьнең һәр гамәлләреннән, әйткән сүзләреннән үз эшләрен белеп, яратып башкарулары сизелеп тора. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Хезмәт юлларын, бар тормышларын авыл белән бәйләгәннәр алар һәм моңа үкенмиләр дә.

- Малларны каплатканчы без тәрбиялибез. Терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 1000-1250 грамм тәшкил итә. Эшебезне яратабыз, хезмәт хакын да айныкын-айга, үзвакытында түлиләр. Эше дә бар, әлбәттә, акчасы да. Бүгенге заманда үзең эшләмәсәң, беркем дә китереп бирми бит,-диләр ирле-хатынлы Замдихановлар.

-Күләмле азыклар да, сусылы да җитәрлек җәмгыятьтә. Маллар рационының өч килограммы фураждан тора. Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саныйм. Кызыксындыргыч чара буларак, һәр баш каплаткан тана өчен хезмәт хакына өстәмә рәвештә 100 сум акча өстәлеп түләнә. Ә инде бер группа таналар тулысынча каплатылып беткәннән соң, 10 мең сум күләмендә премия түләү каралган,-дип сүзгә кушыла Марат Рәимов.

Сиринә һәм Фәргать Замдихановлар үзләре дә йорт тутырып мал-туар асрыйлар. Тормышлары җитеш, уллары Динар урта мәктәпне тәмамлаганнан соң эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштергән- әти- әнисенең терәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы