Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы авылында Сабантуе узды

Бүген Кече Чынлы авылында милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Әйтергә кирәк, әлеге авыл халкы елның-елында әлеге чараны уздырмый калганы юк. Менә быел да авылның олысы-кечесе, кайткан кунаклар яшел болын өстендә рәхәтләнеп көн дәвамында ял итте.

Кече Чынлы авылы халкының игенчелектә, терлекчелектә булсын, уңгалык даны ерак Россия нокталарына кадәр таралган. Нәкъ менә җирдә эшләргә яратуларын, туган авылларына булган мәхәббәтләрен алар Сабантуе бәйрәмендә дә чагылдырдылар. Бәйрәмнең ачылышы да җирдә эшләүчеләргә мәдхия буларак, авыл мәдәният йорты һәм мәктәп коллективының театральләштерелгән җырлы-бию күренеше белән ачылды. Татар халкының милли йолалары, күркәм гадәтләре тамашачылар игътибарына әнә шулай җиткерелде.

Авылның бай тарихлы булуын, биредән күп кенә шәхесләр чыгуын һәм алар белән кечечынлылылар чын мәгънәсендә горурлык хисләре кичерүләре хакында мәктәп директоры, тамашаның төп алып баручы вазифасын башкаручы Тәскирә ханым Ибраһимова чыгышында бән ителде.

Сабантуе бәйрәмен хәер-фатихасы белән авылның мулласы ачып җибәрде. Сабантуй аләмен күтәрү вазифасы хуҗалык алдынгылары Азат Сатдинов һәм Сиринә Алимовага бирелде.

Әлбәттә, Сабантуе бәйрәме ул элек-электән язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гадәте белән яшәп килә. Кече Чынлы авылының да еракларга даны таралу нәкъ менә шушы алдынгылар аша барып тоташа. Әлеге хакта бәйрәм кунагы-район башлыгы Александр Шадриков та әйтеп үтте.

-Шушы туфракта көн дими, төн дими хезмәт иткән Кече Чынлы авылының хезмәтчәннәре яши. Игенчелек, терлекчелек булсын, республика семинарлары кабул итәрлек районыбызның "Цильна" хуҗалыгы даны еракларга таралган. Ә бүген исә бәйрәм, һәркемгә күңелле яллар телим, -диде Александр Шадриков.

"Цильна" хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров исә үзенең чыгышында бүгенге уңышларны бәян итте һәм алдынгыларын хөрмәтләп, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алар арасында Гомәр Халитов, Фәнил Сөләйманов, Рәис Җәмдиханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сабантуй, шулай ук, элек-электән милли уеннары белән дә бүгенгәчә яшәп килә. Бүген дә бар халык төрле уеннарда үзен сынады. Балалар уенчык кисү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, колгага менү, йомырка ташу уеннарын яраттылар. Ир- атлар үз көчләрен аркан тарту, кул көрәше, милли көрәштә сынады. Хатын- кызлар да калышмады, кул көрәше, көянтә белән су ташуда үзләрен сынадылар. Бәйрәмне башыннан ахырына кадәр Казан шәһәреннән килгән татар эстрадасының артистлары Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова җыр төркеменең матур көйләре, биюләре бизәде.

Ә инде төп гүзәллеге булып, Сабантуй көрәше торды. Билгеле булганча, Кече Чынлы авылы халкы ул әле көрәшчеләре белән барысына да яхшы таныш. Биредә чыккан егетләр төрле спорт чараларында булсын, менә шушындый бәйрәмнәрдә һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Әлеге милли спорт чарасының авылда үз аксакалы да бар-Максут ага Хөснетдинов. Агымдагы елда ул 75 еллыгын билгели. Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров юбилейлы дата белән көрәш остасын котлап, бүләк тапшырды.

Яшь көрәшчеләр матур алымнар күрсәтеп, үз җиңүчеләрен билгеләделәр. Быелгы бәйрәмдә Кече Чынлының ике абсолют батыры билгеле булды. Алар: Альберт Мөшәрәпов һәм Алмаз Хаернасов.

Халык мәкале "Майның чүлмәгеннән билгеле" дигән. Кечечынлылылар да үзләренең эшли, шул ук вакытта ял да итә белүләрен янә күрсәтә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй