Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы авылында мәчет төзекләндерелде

Кече Чынлы авылында 25 ел элек төзелгән мәчетебезнең эче-тышына капиталь ремонт үткәрелде. Авылдашларыбызның һәм читтә яшәүче райондашларыбызның күмәк тырышлыгы һәм иганәчелек ярдәме белән иман йорты яңа сулыш алды.

Авылыбыз уртасында урнашкан әлеге мәчетнең төзелү тарихы 1990 нчы елларга барып тоташа. Элеккеге мәктәп яңа урынга күчкәч, 70 яшендә булуына да карамастан, авылдашыбыз Мидхәт Зәбихулла улы Кәлимуллин шушы урында яңа мәчет төзү инициативасы белән чыга. Авыл халкы да аны бик хуплый һәм бердәм кушыла. Хәзер шушы еллардан бирле мәчетебез авыл халкына намаз уку, Корбан, Ураза гаетләрен, ифтарлар уздыру урыны булып хезмәт итә. Мидхәт абзыйның исемен мәңгеләштерү максатыннан мәчетебезгә дә аның исемен куйдык. Кайбер көннәрдә мәчеткә егермедән артык кеше йөри. Киләчәктә тагын да ишәербез дип уйлыйм. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән авылыбыз халкы дингә тартыла бара. Биредә көнгә биш тапкыр азан яңгырый, балалар өчен берничә елдан бирле укулар уза.

Күптән түгел хатын- кызларыбыз аерым төркемгә тупланып, укырга йөрергә теләк белдерде. Мәчетне яңарту бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Төзекләндерү эшен оештыруда мәчетебез имамы Җәүдәт Хәлитов, мәзинебез Шаһиҗан Хәкимов, авылыбыз зыялылары Марат Шәйдуллов, Мансур Вәлиуллов, Мәсхүт Хөснетдинов, Мансур Саттаров һәм Вазыйх Сатдинов башлап йөрделәр. Бу изге эшкә авылның һәр кешесе диярлек кушылды. "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче якташыбыз Ирек Хафизов, Яңа Ишледә туып-үскән, хәзерге вакытта Сембер шәһәрендә яшәүче авылыбыз кияве Илдус Сәнатуллов, күренекле авылдашларыбыз Илсур Хәйруллов, Илгиз Саттаров һәм Илсур Хәйруллов акчалата шәхси өлеш керттеләр. Җирле үзидарә секретаре Миләүшә Хәйруллова бергә эшләүче хезмәттәшләре белән тәрәзәләргә 44 метр озынлыкта челтәр элделәр.

Ел саен Корбан гаете көнне ике мәчеткә дә 400 әр килограммлы берәр бозау биргәне өчен "Цильна" хуҗалыгы директоры Барис Гафуровка авыл халкы бик рәхмәтле. Мәет күмү өчен кирәк булган агач материалларын да идарә хәл итә. Хуҗалык прорабы Илдар Җәббаров бу эшне пилорама аша, һәрчак җиренә җиткереп үти. Мәчет картлары исеменнән һәркемгә нык исәнлек, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет төзекләндерелде