Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Шәйморза-Димин авылында өлкәннәр көне үтте

Бу көннәрдә бар җәмәгатьчелек өлкәннәр декадасын билгеләп үтә. Без дә әлеге уңайдан оештырылган кичә истәлекләре турында уртаклашырга булдык.

Кичә Кече Шәйморза-Димин авылында үтте. Авылга барасы юл зират аша үтә. Биредә якташыбыз, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов җирләнгән. Аның каберенә кереп, без догалар кылып, чәчәкләр куйдык.

Димин авылы мәдәният йортында өлкәннәргә зур чарадан тыш, мул табын да әзерләнгән иде. Биредә гомер кичерүче халык сәнгать җанлы, активлар. Бәйрәмдә дә алар мөнәҗәтләр әйтеп, җырлар-биюләр бүләк иттеләр. Иске Шәйморза авылыннан мәдәният йорты директоры Тәлгать Җәббаров һәм "Сөмбелә" ансамбле дә үзенең җырлы-биюле чыгышлары белән өлкәннәр күңелен дәртләндерде. Рәхмәтләрен әйтә-әйтә һәркем биеп, күңелле ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне