Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Казанда татар хатын-кызлары форумы узды

15-17 май көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Әлеге форум икенче тапкыр үткәрелә.

Форум Татарстаннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, чит илләрдән дә, үз милләте, теле, мәдәнияте өчен җан атып йөргән 500гә якын татар кызларын, апаларын, ак әбиләрен җыйды.

Форум барышында көн кадагындагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли рухта тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү; татар телендә белем алуның өстенлекле яклары; балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү; гаиләдә дәү әти-дәү әни һәм әти-әни тәрбиясе; инсанны тәрбияләүдә балалар китабының әһәмияте турында һәм башка тәрбия, әхлак, миллилек темасын яктырткан чыгышлар тыңланды.

Кайсы өлкә, кайсы ил вәкиле белән генә сөйләшсәң дә барысының да теләкләре бер: "Телебез, динебез, милләтебез югалмасын иде! Үзебезнең милли киемнәребезне киеп горурланып йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсәләр иде!"-диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татархатын кызлары форумы