Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Картлык буенча уртача хезмәт пенсия күләме чүпрәлеләрнең 9000 сумнан артык булачак

1 апрельдән хезмәт пенсияләре 2013 елда 1 пенсионерның керемнәр үсеше индексын исәпкә алып, өстәмә индексацияләнде. Моннан тыш, социаль пенсия күләме дә артты.

Шулай итеп, районда картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалткан 6925 пенсионерның хезмәт пенсиясе күләме-1,7 процентка; 837 пенсионерның социаль пенсия күләме -17,1 процентка; аерым категориядәге 3113 кешенең (бердәм акчалата түләүләр алучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаиләләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары) айлык түләүләре биш процентка артачак.

Индексация нәтиҗәсендә, республика буенча картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе күләме 11 мең чамасы, район буенча 9000 сумнан артыкны, ә социаль пенсиянең уртача күләме 7000гә якын сумны тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта ел дәвамында гражданнарның пенсия күләме, шушы регионда яшәүче пенсионерларның яшәү минимумыннан түбән булмаячак. Республикада 2014 елда пенсионерның яшәү минимумы 5912 сум күләмендә билгеләнгән.

Болардан тыш, социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы (набор социальных услуг) да 1 апрельдән биш процентка индексацияләнгән һәм 881 сум 63 тиенне тәшкил итә. Монда кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү - 679 сум 5 тиен, шифаханәләрдә дәвалануга-105 сум 5 тиен; транспорт чыгымнарына-97 сум 53 тиен итеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия