Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кар күмеп китмәдеме әле?

Иртәнге якта, эшкә ашыкканда, игътибар иткәнегез бармы икән, үзәк урамнар Мәскәү урамнарын хәтерләтә. Ашыгабыз: эшкә, дәрескә, балалар бакчасына...

Кемдер җәяү, кемдер "тимер атта" җилдерә. Автомашинада барганда ничектер, ә менә җәяү атлаганда, кыш килеп, кар яудымы, аягыңны сайланып басарга мәҗбүрсең-таела. Бүген дә мәктәпкә килүче бала, күз алдымда, таелып егылды. Дөрес, җиңел гәүдәле кыз, ничек егылды шулай ук сикереп тә торды, имгәнмичә, юлын да дәвам итте. Эшкә килгәч тә, бу күренеш күз алдымнан китмәгәч, район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтырат. Анда, кыш кергәннән бирле дә мондый төр имгәнүләр теркәлмәгән.

Авыл эчендәге юлларны тәртиптә тоту, автомобиль юлы булсынмы ул, җәяүле юлымы,-авыл җирлеге өстендә. Иске Чүпрәле авылы җирлеге, мәсәлән, "Фламинго" җәмгыяте белән килешү төзегән. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов:

-Юлларны чиста тоту буенча бернинди проблема юк, килешеп эшлибез, "Фламинго" тырышып хезмәт куя,- ди. Ә тротуарларда кар яту соңгы араларда явым-төшем күп булудан килеп чыккан күренеш икән. -Тозлы катнашманы да фламинголылар тротуарга сипми торалар, чөнки һава температурасы 10 градустан түбән булганда, аның файдасы әллә ни юк,-ди ул.

Авылларда бу юнәлештә эшнең ничек торганлыгын да белешеп алдык. Зур Чынлы авыл җирлегендә, мәсәлән, авыл эчендәге юлларны кардан чистартуның бик авыр оештырылуын әйттеләр.

-Бу эш, минемчә, Кече Чынлы белән Шәйморза авылларында гына яхшы барадыр. Чөнки ул җирлекләр территориясендә элеккечә әйтсәк, "колхозлар" бар. Ә без авылда тракторлары булган кешеләрне эзләргә мәҗбүрбез. Дөрес, кардан чистартырга тырышабыз, әмма шәхси тракторлары булганнар да "бер башмак кына да фәлән мең сум тора", дип мондый гозеребезне, гәрчә акчасын түләсәк тә, үтәргә ашкынып тормыйлар,-диде Фәрит Хәлиуллов.

-Городище авыл җирлегендә дә урамнарны чиста тоту буенча шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзелә, алар гына өлгермәгәндә агрофирмага мөрәҗәгать итәбез,-ди Надежда Петрова.

Сез бу проблемага ничек карыйсыз? Урамнарыгыз карга күмелеп ятмыймы, языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев