Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кайсын сайларга?

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия булучы сайлау алдында тора: бушлай дару өчен социаль хезмәт җыелмасын сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча гына алыргамы?

Әйе, бик четерекле мәсьәлә. Еш кына ташламага ия булучы хәлем әлегә әйбәт, гел шулай булыр диеп, акча алу ягын карый. Ә язмыш дигәнең, киресен эшләп куярга мөмкин, бүген генә исән-сау йөргән килеш, авыру көчәеп, тагын да аяктан екса, нишләргә?..

Шуңа да бу мәсьәләгә карата шәхсән игътибарлы булып, тиешле карарны кабул итү сорала.

Моңарчы, үз карарын кабул иткәннәр һәм шуңа нык торучылар өчен гариза язу кирәкми. Ә менә, алда әйткәнчә, моңарчы акча, яисә, социаль пакет җыелмасы алып килүчеләр фикерләрен капма-каршыга үзгәртергә телиләр икән, 1 октябрьгә кадәр гариза язу кирәк булачак.

Социаль пакет җыелмасы ел саен индексацияләнеп, 2012 елның 1 апреленнән 795 сум 88 тиенне тәшкил итә. Шуның 613 сумы дарулар өчен, 94,83 сумы санаторий-курортта дәвалану, 88,05 сумы транспортта йөрү өлешенә кагылышлы.

-Әйтик, шикәр диабеты белән авыраучылар өчен социаль пакет җыелмасы иң кулае. Чөнки диабетиклар өчен бер даруны гына сатып алу да кыйммәткә төшә,-дип белдерә район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Гөлфизә Мәхмүтова.

Әйе, биредә уйланырга урын бар. Ни генә булмасын, һәркем үзе өчен тиешле һәм кирәкле карар кабул итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару