Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кайчан соң ул Кадер кичәсе?

Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында - Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәс кичә буларак кабул ителгән. "Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк" - диелә изге Коръәндә.

Кайчан соң ул Кадер кичәсе? Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһисәсәлам: "Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы 10 көне арасыннан эзләгез" дигән (иң ихтималы 27нче көн). Ул Рамазан аенда, аның да соңгы 10 көнендә гыйбадәт кылуны тагын да арттырган. Бу кичә аеруча ике мөһим вакыйга белән кадерле: шушы кичәне Мөхәммәт галәйһиссәлам пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәргә керешкән һәм аңа изге Коръән иңдерелә башлаган.Бу кичәдә фәрештәләр җиргә төшеп, адәм балаларының әлеге елда тәкъдир ителгән һәрбер эшен билгеләп куяр. Алар Хак Тәгаләне зикер итүчеләр,Коръән укучылар белән бергә булырлар һәм таң атар алдыннан күккә ашарлар икән. Аллаһы Тәгалә Кадер кичен гыйбадәт белән үткәргән кешенең барлык гөнаһларын ярлыкар. Сынап карау өчен: изге кичәнең билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, ул кичәдә һавадан йолдызлар атылмас, барча сулар татлы булыр, акрын гына яңгыр яварга мөмкин икән. Ничек кенә булмасын, Кадер кичәсенә туры килү өчен кичәләрне гафиллектә үткәрмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадер кичәсе