Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кабинеттан көрәш келәменә

Үткән елның 10 июненьдә РФ Президенты В. Путин җирле үзидарәләр турындагы 805 номерлы Указга кул куйган иде. Анда җирле үзидарәләр институтының әһәмиятен һәм ролен күтәрү, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан җирле үзидарәләр көнен 21 апрельдә билгеләп үтү турында әйтелә.

Әлеге бәйрәмнең чишмә башы 1785 елга барып тоташа. Нәкъ шушы көнне Екатерина II "Россия империясе шәһәрләре хокукларына һәм файдасына грамота" ны раслаган. Аннан соң әлеге һөнәри бәйрәмне шушы истәлекле көндә үткәрүне Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы, Россия шәһәрләре берлеге, Поляр түгәрәге аръягындагы һәм Ерак Төньяк шәһәрләре берлеге, Бөтенроссия җирле үзидарә советы тәкъдим иткән. Указ проектын Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы әзерләгән. Инде югарыда әйтелгәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның узган елның июнендәге Указы белән расланган бәйрәмне гамәлгә ашыру кысаларында, ТР муниципаль берәмлекләр Советы ТР да җирле үзидарә көненә багышланган чаралар үткәрү турында тәкъдим ясады. -Әлбәттә, җирле үзидарә көнен билгеләү гражданлык җәмгыятен үстерүгә, демократия принципларын һәм җирле үзидарә проблемаларына багышланган иҗтимагый- сәяси , фәнни- методик, киңкүләм- мәдәни һәм башка чаралар үткәрүгә бәйле һәм без бирегә шушы максаттан килдек,- диде тантаналы бәйгене ачканда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов. Бәйрәм тантанасы җирле үзидарәләр коллективларының парады белән башланып китте. Аннан соң Алексей Иванович җирлек эшчәнлегендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем эшчәннәргә Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм уңаеннан күп төрле спорт чаралары үткәрү планлаштырылган иде. Бәйгедә катнашучылар башта 100 метрлы дистанциядә көч сынаштылар. Хатын-кызлардан әлеге араны иң тиз йөгереп А. Тарасова (Звезда авылы җилеге) беренче урынны яулады, В. Шәрәпова (Село Уби) һәм О. Константинова (Алешкин Саплык) икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Ир-егетләрдән әлеге аралыкта Зур Аксу авылы җирлеге башлыгы А. Храмов иҗ җитез булып чыкты, ә икенче-өченче урыннарны Яңа Борындык һәм Иске Шәйморза авылы җирлекләре башлыклары В. Ранцев белән И. Бикчуров бүлеште. Армспорт, ягъни кул көрәштерүдә хатын- кызлардан Җ. Хәлилова (Яңа Ишле), М. Денисова (Хорновар- Шигали) һәм Е. Клементьевага (Алешкин Саплык), ир- егетләрдән И. Мөхәммәтҗанов (Шланга), С. Тарасов (Звезда) һәм П. Артемьевка (алешкин- Саплык) тиңнәр булмады. Гер күтәрү буенча беренче урын Алешкин Саплык авылы җирлеге башлыгы П. Артемьевка бирелде, И. Мөхәммәтҗанов (Шланга) һәм Н. Шихранов (Яңа Элмәле) икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Гомум командалар буенча Звезда авылы җирлеге- беренче, Алешкин Саплык- икенче һәм Шланга авылы җирлеге өченче урынны яулады. Соңыннан җирлек хезмәткәрләре өч зонага бүленеп волейбол уйнадыллар. Район башлыгы урынбасары А. Сарафанов, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Ф. Ахметов җиңү яулаган авыл җирлекләре хезмәткәрләренә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярышты