Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Изге Болгар җыены” үтәчәк

25 майда Спас районының Болгар шәһәрендә тантаналы чара-"Изге Болгар җыены" үтәчәк. Әлеге чара Болгар җирендә Х гасырда ислам динен кабул итүгә багышланган. Бу турыда журналистлар белән водеоконференция режимында үткән брифингта ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова хәбәр итте.

-Һәр ел саен әлеге чарада катнашучыларның саны арта гына бара. Агымдагы елда "Изге Болгар җыенында" 50 меңнән алып 55 меңгә кадәр кеше катнашыр дип көтелә. Еш кына нишләп быел әлеге чара иртә үткәрелә, гадәттә, ул июнь аенда гына була иде дип сорыйлар. Моңа җавап итеп мин, чараның датасы үзгәрүен аны рәсми датага-21 майга якынайту белән бәйләр идем,-диде Ирада Әюпова.

Агымдагы елда ислам динен кабул итүгә багышланган бәйрәмдә тантаналы шартларда Елга вокзалы ачылу чарага тагын да күркәмлек өстәячәк. Биредә җыенга килгән халык игътибарына Елга вокзалында 5 мең квадрат метр мәйданны биләгән болгар цивилизациясе музее тәкъдим ителәчәк.

Реклама

Брифингта, шулай ук, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Мансур Гиматдинов чыгыш ясап, "Изге Болгар җыенында" катнашырга теләк белдергән гаризаларның 43 регионнан керүен, бу якынча 9 мең хаҗи (паломник) дигән сүз булуын ассызыклады. Җыенга, шулай ук, Казан шәһәрендә үтәчәк татар дини эшлеклеләренең IV Бөтенроссия форумында катнашучылар да киләчәк. Кунаклар өчен болгарда зур мәдәни программа әзерләнгән. Әлеге программа кысаларында изге Коръәннән мөнәҗәтләр һәм сурәләр уку буенча иң-иңнәр чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта бәйрәм вакытында 2 мең урынга исәпләнгән палатка шәһәрчеге дә эшләячәк. Палатка шәһәрчегендәге бер урын 150 сумнан алып 300 сумны тәшкил итәчәк. Кунаклар игътибарына, шулай ук, сувенирлар күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк, хәләл продукция сату оештыралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар