Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылының Пионерская урамы халкы асфальт юллы булды

Районның 85 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерлек барган көннәрдә Иске Чүпрәле авылының Пионерская урамы халкы икеләтә шатлык кичерә.

Үткән атнада, республика программасы буенча әлеге урамга асфальт юл салынды. Монда 20ләп йорт бар. Нигездә, олы яшьтәгеләр, пенсионерлар яши.

"Татавтодор" җәмгыятенең район филиалы хезмәткәрләре урамда юл төзүне ак таш түшәүдән башлаганнар, аннан соң ике кат асфальт салынган.

Пионерская урамы халкы үзләренә шундый олы шатлык-юл бүләк итүче җәмгыятьнең Чүпрәле филиалы хезмәткәрләре: инженер Айрат Сәнатуллинга, мастер Альберт Айнулловка, Илдар Сатдиновка, шоферлар Әнвәр Айзәтуллинга, Виктор Ефремовка, Фәрит Измайловка, Виктор Алексеевка, эшчеләрне кайнар аш һәм кирәк-ярак белән тәэмин итүче Замир Сәлаховка, эшчеләр Илназ Аббазовка, Дмитрий Симуллинга, Фәнис Рәкыйповка, катокта эшләүче Игорь Абязовка, Илнур Җәлаловка, Айрат Камаловка, Фәрит Багаутдиновка, Виталий Гобәйдуллинга, грейдерчы Дамир Волковка, АБЗ мастерлары Роман Григорьевка, Рифкать Хәйруллинга, асфальтның тиешле температурада һәм сыйфатлы булып салынуын тикшерүче Гөлфизә Миначетдиновага рәхмәтле.

Мөслимә Хәйруллина, пенсионер:

-Без гаиләбез белән бу урамга 1969 елда килеп, төпләндек. Биредә өлкәнәйдек, балаларыбызны үстердек, укыттык. Шатланып туялмаслык эш булды бу. Язгы-көзге пычракларда юлсызлыктан тилмерә идек, урам аша чыгу да, күршегә керү дә зур мәшәкать иде. Аеруча мәчеткә йөрүче өлкәннәр өчен кыен булды. Инде, аллага шөкер. Безне картлык көнебездә сөендереп, шундый тигез, шома юллы иткәннәре өчен җитәкчеләргә дә, эшне җиренә җиткереп башкаручыларга да рәхмәт.

Миңзифа Гафурова, пенсионер:

-Язгы-көзге пычракларда аягыбыздан резин итекләр, галошлар төшмәде инде. Юллы булуыбызга бик шатландык. Александр Шадриковны безнең округтан депутат итеп сайлап ялгышмаганбыз, димәк.

Юл төзүче егетләрнең эшләренә дә тел-теш тидерерлек түгел, бик әйбәтләп ясадылар юлыбызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: асфальт юл