Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары "Җылы йорт"ка сәдака тапшырдылар

Убидагы "Җылы йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең күбесе 7- 8 яшьтә, араларында өч яшьлекләр дә бар.

Иң олысына 14 яшь. Әти- әниләре исән булып та монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар күзенә карап күңел сызлана. Мәчет картларының да ирексездән күзләренә яшь килде.
"Без дә аларны бик кызганабыз, бирегә бер бала да үз теләге белән килмәгән, югыйсә. Кайсы бала үз туган йортыннан аерылыр иде? Ни кызганыч, моңа гаиләсеннән аерылырга дучар ителгән кайбер сабыйның ата- анасын балалар йорты алмаштыра,- ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазов. Әйе, җир өстендә шул ук һаваны сулап, табигать хозурлыгына сокланып (әгәр аны күрә белсә, билгеле) йөрүче әти- әниләр дә яши безнең арада. Күбесе сабыйның нәни йөрәгендә: "Бүген булмаса, иртәгә әнием килеп алыр",- дигән өмет яшидер. Тик алар аны берәүгә дә әйтми, шушы кадәр авыр тойгыны күңелендә тирән сер итеп йөртә. Чөнки гаиләсеннән аерып алынган, әти-әни яратуыннан мәхрүм ителгән бала өчен моннан да ачырак хәсрәт була да алмый. Монда директор булып эшләүче Алевтина Хәлилова кызларга һәм малайларга тиешле тәрбия бирү өчен шартлар булуы турында куанып сөйли.
"Имин булмаган гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларның социаль ятимлеккә дучар булу ихтималын кисәтү һәм булдырмый калу өстендә җитди чаралар күрү генә җәмгыятьтә сабыйларның әти-әни назыннан мәхрүм итү күренешен киметә ала. Әти-әни һәм туган йорт җылысын тоеп үскән бала гына һәрьяклы үсеш алырга сәләтле",- ди ул. Әлбәттә, балалар өчен ата - аналар нинди генә булсалар да, аларга карата балаларның күңеле саф һәм керсез.
Язмыштан узмыш юк. Монда килеп җиткәнче төрле язмыш сынауларын үтәргә өлгергән, тормышның ачы камчысын татыган сабыйлар бу йортта үзләренә җылы яшәү урыны гына түгел, тиешле белем һәм тәрбия бирүче якын кешеләр дә табалар. Мәрхәмәтле һәм изге йөрәкле кешеләр дә аз түгел, аларның аяныч язмышына битараф була алмыйча хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар да бар. Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары елның - елында әлеге йортта булалар, әҗер сәдакалардан җыелган акчага тәм - том һәм башка төрле бүләкләр китерәләр. Район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов та мондый игелекне бик изге эш дип саный. Аларга ул үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде, исән - имин үсеп, Ватанның лаеклы кешеләре булуларын теләде. Ходай Тәгалә аларның үзләренә дә иман байлыгы һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен, диясем килә. Бүләк алырга үрелгән сабыйларның күзендә аз гына булса да куанычлы шатлык чаткыларын күрдем. Биредә мондый мизгелләр ешрак булсын иде, ә барыннан да бигрәк, һәр бала үз әти- әнисенең нык канаты астында тәрбия алып, җәмгыятькә файдалы кеше булып үссен.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев