Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чокалы авылында гөрләде Сабантуйлары

Иске Чокалыда Сабантуйны елның-елында басу-кырларда хезмәт иткән эшчәннәрен ял иттерү максатыннан КФХ "Низамов" җитәкчелеге оештыра. Алдынгыларын хөрмәтли, бүләкләр тарата.

Быел да мәдәният йортыннан әллә ни ерак булмаган мәйданны тутырып җыелды халык. Һәрберсенең йөзе ачык, шатлыклы. Моңа аяз күк йөзе дә, язгы чәчүләрнең вакытында тәмамланывы да, ил-көннең тыныч булуы да нигездер, мөгаен. Һәр Сабантуйдагы кебек монда да бил алышлар, гер күтәрү, аркан тарту, капчык белән сугышу кебек уеннар төп чаралар булып торды. Чараны Нәҗип Җәлалов алып барды. Баш судья Фәрит Садыйков иде.

"Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы директоры Альберт Низамов хезмәттә алдынгылыкны яулаучыларны мәйдан түренә чакырып, рәхмәт белдерде. Бәйрәмгә килүчеләрне Сабантуйлар белән котлады. Район башлыгы Александр Шадриков та, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та Сабантуй кунакларына үз теләкләрен җиткерделәр.

Авылны аның кешеләре данлый. Гореф-гадәтләрен саклау да нәкъ менә аның кешеләре өлешенә туры килә. Үземнеке, үз авылым дип яшәүчеләре булганда авыллар яшәр, үсәр әле, иншаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй